төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото










Фәрит Мөхәммәтшин: "Саба районы салым базасын миллиард сумнан арттырды"

21 февраль 2018, 18:31

Фәрит Мөхәммәтшин: "Саба районы салым базасын миллиард сумнан арттырды"
Бүген көннең беренче яртысында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саба районында эш сәфәрендә булды. Ул "Каймак"авыл хуҗалыгы кооперативында булды, Сатыш авылында урнашкан мәдрәсә музеен карады, соңрак Саба районының 2017 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләренә багышланган сессия эшендә катнашты.

Узган елда Саба районы салым базасын миллиард сумнан арттырып, җитди үстергән. Район Советы утырышында  Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде.

“Сез эшлекле кешеләр белән эшләүнең яңа формаларын табасыз һәм 1 миллиард сумнан арттырып, салым базасын җитди үстергәнсез”,- диде Татарстан парламенты башлыгы. Шулай ук Саба районы үз алдына гомуми үсеш территорияләрен оештыру буенча яңа бурычлар куя, диде ул.

Район үсешенә чистарту корылмалары һәм  су әзерләү системаларын җитештерүче "Евро Акцент Саба" предприятиесе җитди өлеш кертә. Фәрит Мөхәммәтшин бу - грунт сулары дәрәҗәсе югары булган районнарда аеруча ихтыяҗ булган продукция, диде.

Татарстан Дәүләт Советы спикеры үз чыгышында Саба районы активын эшсезлек дәрәҗәсен киметергә кирәклегенә юнәлтте. Бүгенгә Саба районы күрсәткечләре республикадагы уртача күрсәткечләрдән арткан. Шулай ук ул медицина учреждениеләренең кадрлар белән тәэмин ителешенә игътибарны юнәлтергә, гражданнарның үзара салым җыю эшен көчәйтергә кирәк, диде. 2017 елда районда 7 миллион сумнан артык акча җыелган, бу 2016 ел белән чагыштырганда шактый кимрәк.

Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов  үз чыгышында туучылар саны кимү райондагы төп проблемаларның берсе дип атады. Соңгы биш елда туучылар саны 103 балага кимегән. Район башлыгы авыл җирлекләрендә беренче һәм өченче балалар туган очракта, айлык түләүләр кертелү, бу вазгыятьне үзгәртү мөмкинлеге бирәчәк дип өметләнүен белдерде.

“Туучылар санын арттыру буенча мөслимәләрне, абыстайларны һәм медицина учреждениесе хезмәткәрләрен бала табарга сәләтле хатын-кызлар арасында бала табуны пропагандаларга өндим”, - диде Рәис Миңнеханов.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов кече һәм урта бизнес үсеше территориянең икътисади үсү факторы булып тора диде. Бүгенгә районның югары сәнәгать технологияләренең гомуми күләмендә аларның өлеше 33 процент тәшкил итә. “Районны үстерү стратегиясе кысаларында бу күрсәткечне 50 процентка кадәр арттыру бурычын куябыз”, - диде ул.

Район башлыгы Байлар Сабасында яңа мәктәп төзелеше мәсьәләсен дә кузгатты. Хәзерге мәктәптә балалар саны нормадан артып киткән.

Шулай ук авыл туризмын үстерү концепциясен эшләргә кирәклеген дә билгеләп үтте ул.

Рәис Миңнеханов докладында, Россия Президенты тарафыннан бу ел Волонтерлар елы дип аталуын искәртте, районда яшәүчеләр арасында хәрәкәтне үстерү зарурлыгын белдерде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.