Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото












Фәрит Мөхәммәтшин Алексеевский районында эш сәфәрендә

22 февраль 2018, 18:49

Фәрит Мөхәммәтшин Алексеевский районында эш сәфәрендә
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Алексеевский районы Советының 20 нче утырышында катнашты. Сессиядә муниципаль берәмлекнең 2017 ел йомгакларына нәтиҗә ясалды.

Әлеге чарада Алексеевский районы башлыгы Владимир Козонков үзенең отставкага китүе турында хәбәр итте. Район Советы  башлыкның отставкага китүе турында карар кабул итте.

Владимир Козонков Алексеевский районын 2005 елдан башлап җитәкләде.

Ул 1956 елның 4 июнендә ТАССРның Алексеевский районы Алексеевский авылында дөньяга килә. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында агроном белгечлегенә укый.

1976 елдан хезмәт юлын фабрикада инженер-электрик булып башлый. Төрле елларда оештыру бүлеге инструкторы, колхоз рәисе, «Татсельстрой» директоры, район комитетының беренче һәм икенче секретаре, «Алексеевская сельхозтехника» оешмасы директоры, "Единство" ҖЧҖ җитәкчесе була. 2005 елдан Алексеевский районы башлыгы. 

Алексеевский районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп Сергей Демидов билгеләнде.

Сергей Демидов аңа кадәр Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары була.

Сергей  Демидов кандидатурасын  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте. Ул Демидовның Татарстанда исеме билгеле гаиләдән чыгуын билгеләп узды. "Демидов нәселе вәкилләре үзләренең гадел, намуслы, принципиаль, булдыклы булуларын исбатлады", - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сергей  Демидов кандидатурасында тукталганын аңлатты. "Без Демидовның идарә тәҗрибәсе аз түгелдер, дип исәплибез. Район җитәкчесе читтән килгән кеше булмячагын белеп, күпләр җиңел сулап куйгандыр", - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Сергей Демидов үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтен белдерде.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары