Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото












Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы депутаты Владимир Бурматов белән очрашты

26 февраль 2018, 13:34

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы депутаты Владимир Бурматов белән очрашты
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФҖ Дәүләт Думасының Экология һәм әйләнә-тирәне саклау комитеты рәисе Владимир Бурматов белән очташты. Анда сүз "Идел елгасының пычратылуын туктату һәм аны саклау чараларын үтәү турында" дигән түгәрәк өстәл темасы турында барды. Әлеге җыелыш илнең 17 регионы вәкилләре катнашында бүген Казанда узачак.

Владимир Бурматов Татарстан парламенты җитәкчесенә булачак җыелыш турында сөйләде. "Иделгә катнашы булган һәм программада катнашучы һәр төбәк вәкиленең үз сүзен әйтергә мөмкинлеге булачак, - диде ул. - Иң мөһиме, Байкал күлен тормышка кайтаруга юнәлдерелгән экологик программа кебек хаталар китмәсен иде - анда бит әле һаман бүлеп бирелгән акчаларның 10 проценты да үзләштерелмәгән".

"Татарстан территориясенең бик зур өлеше Идел акваториясенә бәйле, - диде җавап сүзендә Фәрит Мөхәммәтшин. - Җитмәсә, безнең республика нык алга киткән индустриягә дә ия. Программага кушылып, без елганы пычратуны туктату турында өстәмә йөкләмәләр дә алабыз".

Очрашуда шулай ук урман фондын саклау һәм киңәйтү турында да сөйләшү булды. Якшәмбе көнне Владимир Бурматов Саба районына барып, селекция һәм орлык җитештерү үзәге белән танышып кайткан иде. Дума комитеты җитәкчесе әлеге комплексны бик яхшы бәяләде, ә Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның башка төбәкләргә дә орлык материалы бирергә әзер булуын белдерде.

Очрашу азагында Владимир Бурматов Казан белән соклануын белдерде. Аның фикеренчә, төрле мәдәниятларның һәм диннәрнең бер-берсен баетып яшәве Россия өчен гаять әһәмиятле.

Дәүләт Советы Матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары