Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Фәрит Мөхәммәтшин Мамадышта

26 февраль 2018, 18:31

Фәрит Мөхәммәтшин Мамадышта
Бүген Мамадыш районында Дәүләт Советы Рәисе, “Бер­дәм Россия” пар­тиясе­нең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәм­мәт­шин катнашында “Бер­дәм Россия” көне булып узды. Парламент башлыгы “Гражданлылык сә­гате” проекты кысасында район­ның яшь гражданнарына пас­портлар тапшырды. Ә инде политехника көллияте студентлары легендар “КамАЗ-Мас­тер” командасы пилотлары белән аралашты.


Проект эше унике мәй­данчыкта (сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өл­кәләре­нә, авыл җирлек­ләре, иҗти­ма­гый оешмалар эше­нә һ.б. кагылышлы)  алып барылды. Көннең беренче яртысында Республика клиник хастаха­нә­се, ДРКБның “Сә­ла­мәтлек үзә­ге” белгечләре халыкны кабул итү оештырды. Моннан тыш төрле мәйданчыкларда ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчелеге катнашында районда сәла­мәт­лек саклау, мәгариф, мә­дәният өлкәләрен үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. 

Көннең икенче яртысында Фәрит Мөхәммәтшин политехника көллияте студентлары белән очрашты. Республика парламенты башлыгы көллиятнең эзтабарлар отряды эше белән кызыксынып танышуы турында сөйләде. Ул паспортлар тапшырып, яшь гражданнарны үзләренең кече ватанына, республика һәм Россия Федерациясенә лаек­лы булырга чакырды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары