Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






Көн кадагында - үсмерләрнең интернет киңлекләрендәге иминлеге мәсьәләсе

27 февраль 2018, 17:12

Көн кадагында - үсмерләрнең интернет киңлекләрендәге иминлеге мәсьәләсе
Бүген Казанның 179 нчы мәктәбендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе урынбасары, “Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының Үзәк координация советы рәистәше Сергей Боярский укытучылар, ата-аналар белән очрашты. Очрашуда катнашучылар балалар һәм үсмерләрнең интернет киңлекләрендәге иминлеге мәсьәләләре буенча фикер алышты.

“Узган елның язында барлык төбәкләрдә балалар һәм үсмер­ләр­не интернеттагы төрле янаулардан саклау темасы буенча фикер алышуны оештырган идек. Озакламый без “Пандора тарт­масы”н ачканыбызны аңла­дык, чөнки ата-ана­лардан, педагоглар һәм бу темага битараф кала алмаган кешеләрдән бик күп хатлар алдык. Төрле яшьтәге балаларның интернетта утыру тәртибе психологиясен аңлау­да гаять зур кимчелекләр бар”, – дип билгеләп үтте С.Боярский. Шул ук вакытта, парламентчы искәрткәнчә, фә­кать тискәре ягын гына күрсәтеп, интернетны гаять куркыныч әй­бергә әй­ләндерергә ярамый. Балалар глобаль челтәрдә үзлә­ренең сә­ләтен үстерү, аралашу, мөстә­кыйль белемнәр үзләш­терү мөм­кинлегенә ия.