Иделне сафландыру - Россия күләмендә чара
26 февраль 2018, 17:46
Россия Төзелеш министрлыгы минераль ашлама һәм көнкүреш химиясе җитештерүчеләр өчен махсус түләү кертмәкче була. Алардан акча җыеп, Идел елгасын пычранудан сакламакчылар. Бу хакта күптән түгел Казанда узган “түгәрәк өстәл“дә Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы департаменты директоры Елена Солнцева җиткерде.
- Начар таркала торган көнкүреш химиясен җитештерүчеләргә бу түләүне кертсәк, елына 15 млрд сум акча җыеп алып булачак. Суларны пычрата торган органик һәм минераль ашламаларның тоннасына 2 мең сум күләмендә түләү куярга була. Шулай эшләгәндә елына 4-5 млрд сум акча җыелачак. Бу акчаны исә чистарту корылмаларын төзекләндерергә тотар идек. Әгәр бу тәкъдим Хөкүмәттә яклау тапса, 2019 елдан ук эшләп китәр иде, – ди ул.
Билгеле, җитештерүчеләргә өстәмә түләүләр кертелсә, бәя арту күзәтеләчәк. Ә моннан гади халык зыян күрәчәк. Әлеге тәкъдим белән Дәүләт Думасының Экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау комитеты рәисе Владимир Бурматов та килешеп бетмәде булса кирәк. “Бер проблемадан котылабыз дип, икенчесен барлыкка китерәбез. Ашлама мисалын гына әйтүем. Җитештерүче пычратуга түләгән акчасын бәя күтәреп кайтарачак. Бу инде барыбызга да тиячәк. Шуңа күрә һәр якны уйлап эш итәргә кирәк”, – ди ул.
Мәскәү кунаклары Иделне саклау өчен әнә шундый тәкъдим белән чыкса, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Иделне саклар өчен федераль һәм төбәк бюджетыннан 17 млрд сум акча тотылачак, ди. Узган ел Россия Президенты Владимир Путин “Иделне сафландыру һәм аны пычратуга юл куймау” проектының паспортын раслаган. Әлеге проект 2025 елга кадәр гамәлдә булачак.
– Татарстанның мәйданы сулыкларга бай. Бездә 36 мең су объекты бар. Республикада сулыкларга зур игътибар бирелә. Узган ел экология өлкәсендә күп эшләр башкарылды. Күп кенә чистарту корылмалары төзекләндерелде. Яр буйлары тәртипкә китерелде, – ди Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин.
Иделне саклау өчен сигез ел дәвамында 245 млрд сум акча бүленеп биреләчәк. “Татарстан Иделне сакларга әзер. Сәнәгать оешмаларыннан чыга торган һәр торба күз уңында. Чистарту корылмалары да, төзекләндерелеп, яңартылып тора. Соңгы дүрт елда газлаштыру фонды белән берлектә 32 биологик чистарту корылмасында 1,3 млрд сумлык төзекләндерү эшләре башкарылган. 2018 елда Татарстанның 18 районында 13 чистарту корылмасы һәм 12 канализация системасы төзеләчәк. 2025 елга табигатьне пычратучы сулар 63,7 процентка кимеячәк”, – ди Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков.
Сусыз яшәп булмый. Җәй җиттеме, без моның шулай икәненә тагын бер кат инанабыз. Шәһәрдә суга интекмәсәк тә, авылда кытлык кичерәбез. Кунакка кайткач, өстәмә башня куйдыртканчы, кер юу өчен төнлә йокламый идек. Эссене сылтау итеп, атналар буе бакчасына агып ятучы суны туктатмаучылар да бар бит әле. Әйбер кадерен бетә башлагач кына аңлыйбыз шул. Авылдагы инеш-күлләрне, чишмәләрне сакларга соңга калмасак иде.
“Ватаным Татарстан” газетасы язмасы буенча, Солтан Исхаков фотолары
|