Дәүләт Советының яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә

28 февраль 2018, 16:23

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ике көнлек эш сәфәре белән Мәскәүгә килде. Монда аның берничә очрашу уздыруы планлаштырылган.

Бүген республика парламенты башлыгы “Бердәм Россия” партиясенең Үзәк башкарма комитеты җитәкчелеге белән очрашты. Чарада төбәк бүлекчәсенә финанс ярдәм, шулай ук Россиянең барлык төбәкләреннән партия кадрларын Татарстан базасында әзерләү мөмкинлеге мәсьәләләре турында фикер алышынды.

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советы киңәшмәсендә катнашты. Анда “хөкүмәт сәгате” кысаларында Россия массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров Россиядә цифрлы икътисадны формалаштыру шартларында элемтә һәм мәгълүмати технологияләрне үстерүдәге актуаль мәсьәләләр турында доклад ясады.

Россия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Петр Толстой белән Фәрит Мөхәммәтшин Казанда 3 мартта узачак “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясе тарафдарларының республика форумына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Быел форум кысаларында мәдәният, авыл миграциясе, Интернет челтәрендә балалар иминлеге, халыкның үзаңы тематикалары буенча фикер алышу мәйданнары эше планлаштырыла. Петр Толстой әлеге чарада катнашырга ниятли.

Бүген шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Дәүләт Думасы җитәкчелеге белән берничә очрашуы планлаштырылган. Очрашуларда федераль һәм төбәк парламентларының үзара эшчәнлеге, кануннарны камилләштерү мәсьәләләре турында сөйләшәчәкләр.

Моннан тыш Фәрит Мөхәммәтшин 13 февральдә башланып киткән “Кануннарны бергә язабыз!” парламент проекты турында сөйләячәк. Проект халык арасында гына түгел, федераль закон чыгару органнарында да зур кызыксыну уяткан.

1 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасын игълан итү тантанасында катнаша. 

Дәүләт Советы матбугат хезмәте