Дәүләт Советының яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итте

08 март 2018, 9:53

Татарстан Дәүләт Совет Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гүзәл затларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

«Кадерле хатын-кызлар!

Ел саен озын, салкын кыштан соң тәүге тамчылар тамарга керешкәч, гүзәллек һәм наз, үзгә бер шатлыклы кәеф тулы искиткеч бәйрәм белән табигатьтә яз башлана.

Үзе дә язны хәтерләткән хатын-кыз тормыш башлануын, аның гармониясен һәм бу дөньяда булган барлык яхшы әйберләрне гәүдәләндерә. Сез тормышыбызның барлык тармакларында югары үрләргә ирешеп кенә калмыйсыз, гаилә учагын да саклыйсыз, йортка ямь өстисез, иң мөһиме – бездә, ир-атларда, оптимизм һәм үз көчебезгә ышаныч уятасыз.

Сезне зирәк, түзем булганыгыз, безне яратканыгыз һәм аңлаганыгыз өчен зур рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, гел яшь һәм матур булып калуыгызны, гаилә бәхете, тынычлык һәм иминлек телим! Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!» - диелә тәбрикләү сүзендә.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте