төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 18 июнь 2018
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
"Канун. Парламент. Җәмгыять." тапшыруы
ТР Дәүләт Советы Рәисе
Сайт Председателя Государственного Совета РТ
Интернет кабул итү
Шушы рәвешчә тутырып, Сез сорауларыгызны бирә аласыз
ФИА ис.
E-mail
Хат тексты
Файл, <3Mb
Введите код с картинки
Мөрәҗәгатьне карау максатларында үземнең шәхси белешмәләрне эшкәртүгә, саклауга һәм тиешле урыннарга җибәрүгә ризалыгымны бирәм
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
ШАҺИТОВ Марат Фоат улы
 
ШАҺИТОВ Марат Фоат улы
15 нче Азино бермандатлы сайлау округы
Барлык депутатлар
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото


























2017 елда депутатлар ярдәмендә Татарстан икътисадына 89 млрд сум акча җәлеп ителгән

12 март 2018, 19:26

2017 елда депутатлар ярдәмендә Татарстан икътисадына 89 млрд сум акча җәлеп ителгән
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстаннан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзаларының республика икътисадына федераль бюджеттан акча җәлеп итү эшеннән һәм Татарстанның федераль максатчан программаларда катнашуыннан канәгать. Бу хакта ул Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында узган киңәшмәдә җиткерде.

Фәрит Мөхәммәтшин узган ел депутатлар белән октябрь аенда узган киңәшмәдә Россия Дәүләт Думасы депутатларын һәм Федерация Советы әгъзалары эшләренең уңышына карап, киләсе киңәшмәдә кызыл яисә яшел папка белән каршы алачагын вәгъдә иткән иде.

“Бүген икътисад министры һәм эшче төркем җитәкчеләре тарафыннан ясалган анализ күрсәтүенчә, Татарстанның федераль программаларда катнашуы буенча федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән документларның ике яктан да формалашуы һәм имзалануы барлык эшче төркемнәрдә 100 процентка төгәлләнгән. Шулай итеп, әлеге этапта, бәхеткә, сары яисә кызыл карточканы күрсәтү мөмкинлеге юк”, - диде Татарстан парламенты башлыгы матбугат әһелләре белән аралашканда.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, әгәр дә федераль программалар 2018 ел шартларында да сакланса, Татарстан республика икътисадына акчаны узган елгыдан да ким җәлеп итми калмаячак дип белдерде.

“Санкцияләр басымына, структур һәм башка чикләүләргә, төбәкләр арасында федераль финанслануга көндәшлек көчәюгә карамастан, без республика икътисадына планлаштырылган бурычларны үти алдык. Биредә Федераль Җыендагы безнең вәкилләр саллы өлеш кертте”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул 2017 елда барлык эшче төркемнең актив катнашуы нәтиҗәсендә Татарстан икътисадына 89 млрд сум федераль акча җәлеп ителүен җиткерде. Бу 2016 ел белән чагыштырганда, 24 процентка артык.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын һәм Федерация Советы әгъзалары, шулай ук профильле комитетлар белән федераль акча җәлеп итүдә эш системалы көйләнгән. Татарстан федераль максатчан һәм дәүләт программаларында актив катнаша ала. Бу исә республикадагы программаларны тормышка ашыру өчен акча табуда өстәмә мөмкинлек булып тора.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе 2018 елда да бу юнәлештә эш баруын билгеләп узды. Быел Татарстан 62,9 млрд сум федераль акча алуга гариза биргән. Бүгенге көндә әлеге суммадан расланган лимит 61,9 млрд сумны тәшкил итә.

Шул ук вакытта спикер федераль программаларның нигездә Россия субъектлары финанслау шартларында кабул ителүен искәртте.

“Без, закон чыгаручылар, федераль үзәк тәкъдим иткән лимит кысаларында расланган барлык программалар буенча финанслауны карадык. Әлеге ресурс мөмкинлекләрне шактый ныгытып, модернизация вакытында һәм турыдан-туры татарстанлылар тормышы сыйфатында чагыла”, - диде ул.

Шушындый очрашулар парламентарийларның республика икътисадына федераль бюджеттан акча җәлеп итүдә уртак традицион эш формасы. Россия Дәүләт Думасы профильле комитетлары функцияләре белән 17 эшче төркем булдырылган. Аларның һәркайсын кураторлык итүче депутат җитәкли, аңа Татарстан министрлык һәм ведомство вәкилләре керә. Эшче төркемнәргә гомуми җитәкчелек һәм координацион эшчәнлекне Фәрит Мөхәммәтшин башкара.

Бүгенге киңәшмәдә 17 эшче төркемнең дә вәкилләре чыгыш ясады. Алар аерым тармакларга республиканың күпме акча алуы турында сөйләде.

Очрашуны йомгаклаганда Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны һәм сенаторларны темпларны киметмичә, мөмкин булган барлык программаларда актив катнашырга һәм эшләргә чакырды. 

Бу очрашуда төбәктә икътисадны цифрлаштыру һәм цифрлы технологияләр үсеше перспективалары тәкъдим ителде.

Доклад белән Татарстан вице-премьеры - Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыкты. Ул Татарстанның цифрлаштырылуга әзер төбәкләрнең берсе булып әйтте.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин икътисадны цифрлаштыру трендлы һәм перспективалы эш, дип билгеләп үтте.

“Россиянең бер генә субъекты да, бер генә предприятиесе дә артта кала алмый. Югыйсә, ул төпкә утыра”, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе. Фәрит Мөхәммәтшин өстәп, икътисадны цифрлаштыру темплары үсә генә барачак, дип белдерде.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
РӘХМӘТУЛЛИН Рауил Шәйдәүләт улы
РӘХМӘТУЛЛИН Рауил Шәйдәүләт улы
2018 нче елга һәм 2019-2020 нче елларның планлы чорына республика бюджеты хакында
"Татарстан" радиосы “Депутат каналы” тапшыруы (14 ноябрь, 2017 ел.)
Сылтамалар
Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүнең 25 еллыгына<!-- __tat__ Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүнең 25 еллыгына -->
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
28
29
30
31
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
Сайттагы яңалык
14 июнь 2018
13 июнь 2018
09 июнь 2018
09 июнь 2018
08 июнь 2018
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.