Дәүләт Советының яңалыклары

“Законнарны бергә язабыз!” проектының тәүге нәтиҗәләре

13 март 2018, 16:34

 “Законнарны бергә язабыз!” проектының тәүге нәтиҗәләре
Татарстанда яшәүчеләр авыл мәктәпләрен ябуны тыярга, икенче сменаны бетерергә һәм башка тәкъдимнәр белән парламентка хат юллады. “Законнарны бергә язабыз!” парламент проекты татарстанлыларны кануннар булдыруга рухландырган. Бүгенге көндә парламентка унлап мөрәҗәгать керде.

Кануннарга үзгәрешләр кертү яки яңасын кабул итү турындагы тәкъдимнәр белән хатлар Татарстанның төрле районнарыннан - Әлмәт, Тукай, Әгерҗедән, Казан һәм Чаллыдан килде.

Барлык тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларына фикер алышу һәм карар чыгару өчен тапшырылды.

Татарстан халкыннан кергән тәкъдимнәрнең күбесе мәгариф һәм социаль сәясәткә кагыла. Республика халкы авыл мәктәпләрен ябуны тыюны һәм икенче сменаны бетерүне тәкъдим итә. “Авылны яңадан торгызырга кирәк. Мәктәп ябылса - авыл да үлә, урыннарда еш кына сәбәп белән нәтиҗәне алдан күзалламыйлар”, - дип язган Тукай районында яшәүче ханым.

“Халык канун чыгаручылары” шулай ук татар телен гаиләдә саклау һәм Татарстан мәктәпләрендә өйрәнүдә ярдәм турында канун булдыруны сорый. ГТО тамгасы булганнарга яки донор хәрәкәтендә катнашучыларга югары уку йортларына кергәндә ташлама булдыру, күп балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме кирәклеге сорала. Татарстанлыларны хезмәт һәм пенсия буенча законнар да борчый. Яшь белгечләргә ярдәм кирәклеге искә алынган. Шулай ук пенсияне исәпләгәндә хисап коэффициентын яңадан карау да тәкъдим ителә.

Татарстанлылар бер ай элек Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим иткән яңа парламент проектын уңай бәяләде. “Сезнең тәкъдимгә бик шатландым, мөрәҗәгатьләр турыдан-туры Сезгә кергәнгә һәм игътибарсыз калмаганга бик шатмын”, - дип язган Тукай районында яшәүче ханым.

“Законнарны бергә язабыз!” парламент проекты дәвам итә. Республикада яшәүче һәркем кануннарны камилләштерү буенча үз тәкъдимен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәсми сайтына (www.gossov.tatarstan.ru), Фейсбукта парламентның рәсми аккаунтына җибәрә яисә “Республика Татарстан” һәм “Ватаным Татарстан” газеталары редакцияләренә юллый ала. Тәкъдимнәрне сайлау округы буенча һәркем үз депутаты аркылы да җиткерә ала.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте