төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 29 март 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото

















Комитет игътибарында - Татарстан Республикасында музыка сәнгатен үстерү мәсьәләсе

14 март 2018, 11:51

Комитет игътибарында - Татарстан Республикасында музыка сәнгатен үстерү мәсьәләсе
13 мартта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты депутатлары эш иртәләрен И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте һәм Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе эшчәнлеге белән танышудан башладылар. Татарстан Республикасында музыка сәнгатен үстерү мәсьәләсе хакында зур сөйләшү Дәүләт Советында дәвам итте. Комитет утырышында мәдәният, сәнгать өлкәсендә танылган шәхесләр, сәнгать мәктәпләре директорлары һәм башка җаваплы вазыйфалардагы кешеләр катнашты.

Комитет рәисе Разил Вәлиев телсез халык була алмаган кебек, музыкасыз да халык яши алмавын билгеләп узды. Татарстанда музыка сәнгате үсеше буенча республика программасын эшләү мәсьәләсенең әһәмиятен искәртте. Бу өлкәдә әле проблемалар хәл ителеп бетмәгәнен әйтте. Ул Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Татарстан Президентына республика музыка сәнгатен үстерү проектын эшләү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткәнен шәрехләп үтте.

“Президент бу мөрәҗәгатьне өйрәнеп, Министрлар Кабинетына, Мәдәният министрлыгына әлеге сорау белән шөгыльләнергә кушты. Без эшче төркем төзедек. Мәдәният министрлыгы үз фәрманы белән эшче төркем составын раслады”, - диде Разил Вәлиев.

Татарстанның мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова республикада музыка сәнгате үсеше турында докладын тәкъдим итте. Иң элек, ул башка төбәкләргә йөргән вакытта, Татарстанда музыка сәнгате алдынгы булуы аңлашылуын әйтте. Соңгы тапкыр Рязаньга барганнарын, андагы иҗат белән чагыштырганда, республикада бу өлкәдә күп казанышларга ирешелүен билгеләп үтте.

“Бүген бездә музыка сәнгатенең барлык жанрлары бар. Россиядә бик аз төбәкләр генә зур фестивальләр, симфоник оркестры белән мактана ала. Бездә опера һәм балет театры да, халык уен кораллары оркестры да бар. Музыка сәнгате линейкасы Татарстанда җитди тәкъдим ителгән. Без үзебезне сүгәбез, әмма бездә хәрәкәт яхшы. Татарстан Хөкүмәтеннән дә ярдәм гел күрсәтелеп тора”, - дип белдерде Эльвира Камалова. Аның әйтүенчә, Татарстандагы барлык иҗади коллективлар да профессиональ статусны саклап калырга кирәклекне анык аңлый.

“Татар, рус һәм республиканың башка халыкларының музыкаль мәдәниятен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар булдыру, шулай ук республикадан читтә татар музыкаль сәнгатен популярлаштыру максатыннан, Татарстан Республикасында музыка сәнгатен үстерү концепциясен эшләү зарур”, - диде Эльвира Камалова.

Татарстан композиторлары берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин Татарстанның халык уен кораллары ягыннан калышуын билгеләп үтте. “Казан ханлыгы яулап алынгач, күп нәрсә юкка чыккан. Аннан соң бездән читкә китеп укырга мәҗбүр булганнар. Без тамырларыбызны югалтканбыз. Халыкның үзенчәлеген саклап калу өчен музыка сәнгатен, һичшиксез, сакларга кирәк”, - дип белдерде Рәшит Кәлимуллин.

Рәшит Кәлимуллин программаның бурычларына тукталды. Болар түбәндәгеләр:

Татарстан Республикасы халыкларының традицион һәм заманча музыка мәдәниятенең иҗади үсешен кайгырту;

балалар бакчасыннан ук музыкаль мәдәният аша тәрбияләү системасын камилләштерү, шул исәптән традицион музыкаль-шигъри сәнгать ярдәмендә Татарстан Республикасы халыклары телләрен өйрәнү;

милли музыка, әдәбият һәм театр ярдәмендә белем бирүнең яңа алымнарын эшләү;

традицион музыка уен кораллары музейларын булдыру,

музыкаль сәнгать әсәрләрен булдыруга дәүләт заказын формалаштыру һәм башкалар.

Утырышта катнашучылар музыкаль белем бирү системасын саклап калу әһәмиятенә басым ясады.

Казанның П.Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбе директоры Яков Туркенич музыка мәктәпләрендә булган проблемаларга тукталды. Ул балалар сәнгать мәктәпләренең мәдәният өлкәсендә өч баскычлы белем бирү системасының нигезен тәшкил итүен искәртте. “Соңгы вакытта сәнгать мәктәпләрендә зур казанышларга ирешелде. Беренчедән, барлык мәктәпләр федераль таләп буенча профессиональ һөнәри белемгә кадәр тиешле программа буенча укытуга күчте. Укыту планнары тулысынча финанслана. Бу безнең күңелләргә бальзам”, - дип белдерде мәктәп директоры. Ул планнарның вариатив өлешендә композицияләр өйрәнү каралганын билгеләп узды. Ә алга таба Композиторлар берлегеннән яхшы педагоглар кирәклеген дә әйтте. Мөгаллимнәрнең хезмәт хаклары арттырылган. Яков Туркенич уен кораллары коллективлары саны артуын, аларның активлыгы өчен шәһәр бюджетыннан уен кораллары сатып алу мәсьәләсе хәл ителүен билгеләп узды.

Яков Туркенич мәктәпләрне капиталь төзекләндерү эше башланганын да белдерде. Татарстан Хөкүмәтеннән грант ярдәме, коммерция структуралары булышлыгы белән, мәктәпләрнең матди-техник базасы ныгытылуын әйтте.

Яков Туркенич аудиторияләр, концерт заллары җитмәве, күп кенә мәктәпләрдә рояльлар җитмәве кебек проблемаларны атады. “Гомуми белем бирү мәктәпләренең бер сменалык эшкә күчүе уку аудиторияләре җитмәвенә китерде. Рояльлар җитми. Минем мәктәптә 38 уен коралы, аларның өчтән бере нормаль хәлдә, алар Татарстан Президенты гранты ярдәме белән һәм безнең тырышлык белән алынды. Калганнарының 80 проценты инде таушалган. Бигрәк тә клавишлы музыка коралларына кытлык зур”, - дип белдерде мәктәп директоры.

Яков Туркенич ата-аналардан ирекле төстә акча кертүнең төгәл аңлаешлы алгоритмы булмавын билгеләп үтте. “Элек ата-аналар акча түли иде, аннары ихтыяри түләүгә әйләнде, аннары безнең прокуратурага чакырдылар, куркыттылар. Безнең керемнәр кисәк төште. Әгәр ата-аналардан акча җыюның төгәл алгоритмы булса, безгә күпкә җиңелрәк булачак”, - дип тәкъдим итте ул.

Мәктәп директоры әйтүенчә, Татарстанда музыка сәнгате үсеше концепциясе проектында балалар сәнгать мәктәпләре өчен уен кораллары сатып алуга максатчан төстә акча бүлеп бирелүе күрсәтелергә тиеш. Яков Туркенич фикеренчә, заманча сәнгать мәктәпләре төзелеше турында да уйланырга кирәк. Бу өлкәдә ул Мәскәү, Йошкар Оланы үрнәк итеп китерде. Ул, шулай ук, мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту өчен ата-аналардан акча җыю юридик яктан нигезләнгән булырга тиеш, дип саный.

 Әлеге утырышта катнашучы Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов бу нисбәттән  Татарстанның барлык музыка мәктәпләре фортепиано белән тәэмин ителәчәк дип хәбәр итте.

“Бердәм Россия” төрле проектларны тормышка ашыра, шул исәптән музыка мәктәпләренә дә ярдәм итә”, - диде ул һәм, әлеге музыка коралы 66 учреждениегә булачагын әйтте.

"Татар-информ" МА язмалары буенча, Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
26
27
28
29
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.