Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото










Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты

14 март 2018, 14:02

Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган белән очрашты.

Республика парламенты рәисе дипломатны вазифасына керешүе белән котлады, Татарстан белән Төркия арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне, шул исәптән парламентара элемтәләрне саклауга һәм ныгытуга, ышануын белдерде,

“Сез эшли торган консуллык округы зур, эш күләме дә күп. Эшегездә уңышлар телим”, - диде  Фәрит Мөхәмәтшин, кунакны сәламләп.

Төркия белән Татарстан арасындагы икътисади һәм мәдәни элемтәләрдән тыш, парламентара ныклы мөнәсәбәтләр урнашты, дип әйтте парламент җитәкчесе.

Әхмәт Садыйк Доган республика җитәкчелегенә, консуллыкка ярдәм итүләре өчен, рәхмәт белдерде. Ул республиканың берничә шәһәрендә (Алабугада) булуын һәм Татарстанда төрек диаспорасы белән эшләүгә игътибар итәргә ниятләвен әйтте.

Очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова үзара багланышларның тагын бер ысулын - “Мәрхәмәт”  депутатлар берләшмәсе үткәрә торган хәйрия һәм гуманитар акцияләре аша оештыру мөмкинлеген дә искәртте. 

Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Әхмәт Садыйк Доганга тагын бер тапкыр эшендә уңышлар теләде. “Безнең ишекләр Сезнең өчен һәрвакыт ачык”, - диде ул.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары