төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 25 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото












Татарстан хөкүмәте эшчәнлеге турында хисап 22 мартта тыңланачак

15 март 2018, 15:04

Татарстан хөкүмәте  эшчәнлеге турында хисап 22 мартта тыңланачак
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы 22 мартта була. Бу хакта бүген Президиум утырышында карар кабул ителде.

"Безнең бу утырыш илебез тормышышында булачак бик тә җитди вакыйга –  нәтиҗәләре безнең киләчәк алты елдагы тормышыбызга,  илебезнең кыйбласына турыдан-туры йогынты ясаячак  Россия Федерациясе Президентын сайлау алдыннан уза, – диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Россиянең бүгенге Президенты Владимир Путин барлык дәүләт һәм муниципаль хакимиятләре алдына ачык, гадел сайлаулар уздыру бурычын куйды.  Һәрбер гражданга  үзенә уңайлы вакытта сайлау участогына килеп теләгән кандидатны сайлау өчен шартлар тудырылырга тиеш. Бернинди хокук бозулар, административ басым булмаска, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлергә тиеш".

Республика парламенты башлыгы фикеренчә, «Татарстан сайлауларга әзер». Фәрит Мөхәммәтшин  сайлау кампаниясе вакытында Казанга  Россия  Президентына кандидатларның яисә аларның  вәкилләренең килүен, халык белән очрашуларын әйтеп узды.  Муниципаль районнарда һәм шәһәрләрдә гражданнар җыеннары  уздырылган, бу чараларда Дәүләт Советы депутатлары да катнашкан.

Дәүләт Советы Рәисе парламентның «Законнарны бергәләп язабыз!» проектына игътибар юнәлтеп,  халыкның аңа актив кушылуын әйтте. Парламент башлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Дәүләт Советында республикада яшәүчеләрдән утызга якын мөрәҗәгать теркәлгән. Килгән барлык тәкъдимнәр алга таба фикер алышу һәм тиешле карар кабул итү өчен Дәүләт Советы комитетларына тапшырылган. Закон нигезендә җайга салу таләп ителмәгән шәхси сораулар тиешле министрлык һәм ведомстволарга җибәрелгән. «Әгәр сайлаучылар тарафыннан куелган мәсьәлә республикада яшәүчеләрнең күпчелеге өчен актуаль һәм безнең вәкаләтләрдән читкә чыга икән, без Россия Дәүләт Думасына закон чыгару инициативасы әзерләячәкбез», - дип искәртте ул.

«Әлеге проект аша без кешеләрне Татарстан законнары тарафыннан җайга салынмаган иҗтимагый юнәлешләрне эзләүгә җәлеп итәргә телибез, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.  – Шул рәвешле, без сайлаучыларга, кешеләргә тагын да якынаябыз».  

Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышына килгәндә, көн тәртибенә 25 мәсьәлә тәкъдим ителә, аның уникесе – республика законнары проектлары, алтысы – федераль законнар проектлары һәм Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан кертелгән  закон инициативалары .

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының  2017 елгы эшчәнлеге турында хисабы – көн тәртибенә кертелгән мөһим сорауларның берсе.

Парламентка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  тарафыннан тәкъдим ителгән документта республиканың социаль-икътисади үсеше  нәтиҗәләре чагылдырылган һәм  хисапны әзерләү вакытында парламентарийлар тарафыннан юлланган сорауларга җаваплар бирелгән. Хисапны Татарстанның  Премьер-министры  Алексей Песошин тотачак.

Моннан тыш, сессиянең көн тәртибенә 2017 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында доклад һәм Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалардан килгән зыяннарны бетерү буенча министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат кертелгән.

Беренче укылышта 10 закон проекты, шул исәптән  Югары Ослан муниципаль районының Яр буе Морквашы авыл җирлеге чикләрен билгеләү,  Татарстан Республикасында беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләү билгеләүне  җайга салучы закон проектлары чыгарыла.

Моннан тыш утырышта дәүләт граждан хезмәте,  җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы,  шәһәр төзелеше,  гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү,  эконом класслы торак сатып алуга хокукларны гамәлгә ашыру,  автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру,  урманнардан файдалану,  физик культура һәм спортка кагылышлы  закон проектлары да каралачак.

Икенче  укылышка автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге,  торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр  өчен түләүнең төбәк стандартлары турында законнарга  үзгәрешләр кертүче закон проектлары чыгарыла.

Утырышта Мамадыш районы территориясендә торак пункт – Тарасово поселогын төзү турында мәсьәлә каралачак  һәм җәмәгать судьяларын сайлаячаклар.

Дәүләт Советында Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча парламент тыңлаулары узачак. Президиум  Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиевның әлеге чараны үткәрү турындагы тәкъдимен хуплады. Марат Галиев парламент тыңлаулары 28 мартта  үткәрергә  ниятләүләрен белдерде. 

«Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләрен хакимиятнең барлык тармаклары контрольдә тота. Бу эштә парламентның катнашуы да зур әһәмияткә ия дип уйлыйм», – диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Ул әлеге теманың бик актуаль булуын, Россия Президенты Владимир Путин үзенең Федераль Җыенга Юлламасында да кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. «Кече һәм урта бизнес уңышлы үсеш кичерә торган урында икътисад да тотрыклырак», – диде Татарстан парламенты башлыгы. 

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.  

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.