Фәрит Мөхәммәтшин: “Татэнерго”ның корпоратив патриотлыгы башка оешмалар өчен үрнәк булырлык"
16 март 2018, 21:51
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Татэнерго” акционерлык җәмгыятендә эшләүче яшьләр белән очрашты.
Биредә эшләүче яшьләр “Татэнерго” җитәкчелеге катнашкан чараларның берсендә, бүгенге буынны борчыган мәсьәләләр буенча бергәләшеп фикер алышу өчен, республика җитәкчеләре, башкарма хакимият вәкилләре белән очрашулар үткәрүне оештыруны сораган. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әнә шундый тәүге очрашуда катнашты да инде. Ул, сорауларга җавап биреп, үзенең тәрҗемәи хәле һәм сәяси карьерасы турында да сөйләп үтте.
“Татэнерго” генераль директоры Раузил Хаҗиев, очрашуны ачып, чарада катнашучыларның 70 проценты – киләчәктә “Татэнерго” генераль директоры кәнәфиенә утырырга, ә 30 проценты республика парламентына җитәкчелек итәргә телидер, мөгаен, дип шаяртты. Фәрит Мөхәммәтшин, чыннан да, якын киләчәктә энергияле, актив яшьләрнең, шул исәптән, очрашуда катнашучылар арасыннан кайберәүләрнең республика һәм федераль дәрәҗәдә җитәкче вазифаларына ирешү ихтималын искәртте.
Дәүләт Советы Рәисе һәр сорауга ачыктан-ачык җавап бирергә тырышты. Аерым алганда, Казанда каты көнкүреш калдыкларын яндыру заводын, “Мәскәү – Казан” тизйөрешле тимер юлын төзү турында сораулар бирелде, яшьләр шулай ук парламент башлыгының Иннополис шәһәрен үстерү зарурилыгы турында фикерен белүгә иреште.
Республика Дәүләт Советы Рәисе эре предприятиеләрдә хезмәт итүче яшьләрнең ролен аеруча билгеләп үтте. "Эшләүче яшьләрдән, энергетиклардан, электр белән тәэмин итү буенча хезмәтләрдән башка республика яши алмый. Биредә эшләүче кешеләр безнең таянычыбыз, алар хезмәт коллективында тәрбияләнә. Сезнең алдыгызга киләчәк өчен бурычлар куябыз", - дип әйтте ул.
Фәрит Мөхәммәтшин үзеңә йөкләнгән эшне дә 100 процент җиренә җиткереп башкару гадәте горизонтларын киңәйтергә, югары вазыйфаларга билгеләнергә ярдәм иткәнен әйтте. Парламент рәисе яшьләрне актив, җәмгыятькә файдалы булырга тырышырга, төрле проектларда катнашырга өндәде.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе “Татэнерго”ның корпоратив патриотлыгы башка оешмалар өчен үрнәк булырлык, дип белдерде.
Очрашу азагында "Татэнерго" хезмәткәрләре Фәрит Мөхәммәтшинга футбол тубы бүләк итте. Ул, үз чиратында, очрашуны оештыручыларга уңышлар теләде, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итте.
“Республика парламенты хакимиятнең ачык органы һәм республикада яшәүчеләрне, бигрәк тә актив яшьләрне кабул итәргә әзер”, - дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм парламентта Ачык ишекләр көннәре уздырылуын искәртте, яшьләрне парламентта төрле актуаль мәсьәләләр буенча дискуссияләрнең ничек узуын күзәтергә чакырды. Ул “Татэнерго”ның иң актив яшь хезмәткәрләре парламент утырышында катнашырга мөмкин булуын да әйтте.
Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый парламентына, Татарстан Яшьләр хөкүмәте, студентлар бергәлекләре, шулай ук эшләүче яшьләр арасындагы активистларга үз сафларына күбрәк кешеләрне җәлеп итәргә кирәк, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.
"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары
|