төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 20 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото























Фәрит Мөхәммәтшин “Ел хәйриячесе-2017” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде

16 март 2018, 16:41

Фәрит Мөхәммәтшин “Ел хәйриячесе-2017” республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде
Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында “Ел хәйриячесе-2017” республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Лауреатларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләделәр.

Конкурска эре һәм урта предприятиеләр, оешмалар, кече бизнес предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, коммерцияле булмаган оешмалар, физик затлар, хәйриячеләр фонды һәм массакүләм мәгълүмат чаралары кебек җиде категория буенча нәтиҗә ясалды.

Чарада катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, “Ел хәйриячесе” конкурсы күркәм гадәткә әверелде. Быел ул 11 нче мәртәбә уздырыла. “Безнең хәйриячеләр мәрхәмәте белән без күп кенә мөһим мәсьәләләребезне хәл итәбез. Без аерым категория балаларга ярдәм күрсәтү, балаларны мәктәпкә әзерләү программалары турында әйтәбез. Эре проектлар арасында – Борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-шәһәрен, Мәрьям ана Казан иконасы соборын торгызу. Битараф булмаган гражданнар җәлеп ителә торган башка инициативалар да бар”, - диде Татарстан Президенты.

Ул хәйриячеләр эшчәнлеген югары бәяләде. “Без һәрвакыт башка кешеләр өчен мәрхәмәтле эшләр башкарганнарга рәхмәт белдерергә тиеш. Мин барлык хәйриячеләргә, ветераннарга һәм дини конфессияләр вәкилләренә рәхмәтемне җиткерәм. Билгеле инде, безнең өчен үз балаларына гына түгел, тәрбиягә алган балаларына да күңел назын кызганмаган гаиләләр үрнәк булып тора”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Президенты республиканың эре предприятиеләреннән булган даими хәйриячеләрне һәм "Хәйрияче граждан" номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде. Ул  “Татнефть” ГАҖ, “ТАИФ” ААҖ, “КАМАЗ” ГАҖ, “КВЗ” ГАҖ, “Татэнерго” АҖ, “Ак Барс” холдинг компаниясенә һәм башкаларга бүләк тапшырды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үз чыгышында искәрткәнчә, Татарстанда “Җаннан һәм җан өчен!” хәйриячеләр хәрәкәте шигаре бар. “Вакыт тиз уза, без үзгәрәбез. Без, хәйриячелек белән шөгыльләнү безнең үзебезгә ошаячак, дидек. Элегрәк Рөстәм Нургалиевич билгеләп үткәнчә, бу еллар эчендә күп проектлар гамәлгә ашырылды. Бар да чын күңелдән эшләнә. Барлык хәйриячеләргә дә рәхмәт белдерәм", - диде Минтимер Шәймиев.

Аннары Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе “Эре һәм урта предприятиеләр, оешмалар” номинациясендә җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.

 «Хәйриячелек хәрәкәте Татарстанда көннән-көн киңәя бара, -  диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм күңел кушуы буенча кешеләргә ярдәм кулын сузучыларга,  мәдәни объектларны яңартырга алынучыларга  рәхмәт белдерде.

 «Игелекле гамәлләр кылып ул кешеләр башкаларга бәхет бүләк итә һәм бу гамәлләре өчен үзләре дә рухи канәгатълек ала, - диде ул.  Парламент башлыгы хәйриячеләрнең бернинди икътисади авырлыкларга да карамастан изге эшләрен дәвам итүләре хакында  әйтеп, бу гәмәлләрнең бик тә кадерле булуына басым ясады.

Парламент рәисе кулыннан бүләкләнүчеләрнең берсе - Әгерҗе районы Салавыч авылыннан Марат Мөхәмәдиев. Аларның  гаилә бизнесы авылдашларына ныклы терәк булган. Авылда уздырылган бер генә чарага да игътибарсыз калмый бу гаилә, һәрвакыт ярдәм итү җаен таба.   Алар ярдәме белән авыл күпере төзәтелгән, зират коймалары яңартылган.

Эшмәкәр  Радик Закиров исә районда уздырылган «Чын күңелдән» акциясен башлап җибәрүче.  Бу проект 15 ел эшли инде, ел саен ике йөздән артык бала һәм аларның ата-аналары төрле бәйгеләрдә, спорт ярышларында катнаша.

 «Без - мөмкинлекләре беркадәр күбрәк булган кешеләр,  - диде Фәрит Мөхәммәтшин тарафыннан бүләкләнүче  «Нурлат-Агро» директоры  Дмитрий Понин, , - Лев Толстой әйткән бит, үзеңә яхшылык теләсәң, иң элек үзең яхшылык эшлә. Без шуңа омтылабыз». Оешма Нурлат районы тормышында актив катнаша.

Дәүләт Советы матбугат үзәге "Татар-информ" МА язмалары нигезендә әзерләде, Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.