Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Фәрит Мөхәммәтшин: "Әлегә тавыш бирү күрсәткече алдагы сайлауларга караганда югарырак"

18 март 2018, 15:15

Фәрит Мөхәммәтшин: "Әлегә тавыш бирү күрсәткече алдагы сайлауларга караганда югарырак"
Бүген сайлауга килү дәрәҗәсе 2012 елда Россия Федерациясе Президентын сайлау һәм 2016 елда Дәүләт Думасына сайлаулар күрсәткечләренә караганда югарырак. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ул еллардагы һәм бүген төшкә кадәр вакытта булган күрсәткечләрне чагыштырып, шулай дип белдерде. Бүген ул Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә матбугат конференциясендә катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин сайлау кампаниясенә әзерлеккә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең дә, иҗтимагый оешмаларның да җаваплы караганын билгеләп үтте. “Сәгать унга гражданнарның активлыгы күзәтелә. Беренче тапкыр сайлауга килүчеләрнең дә кызыксынуы зур. 8 кандидат – сайлап алу мөмкинлеге бар. Һава шартлары начар булуга, кар күп явуга карамастан, бу сайлауга килүгә комачауламас, дип ышанам”, - диде ул.

Парламент рәисе һәр ике сәгать саен тавыш бирүчеләр саны буенча мәгълүмат яңартылып торачагын белдерде. “Сәгать унга Татарстанда сайлау участокларына 15,95 процент, 16 процентка якын кеше килгән. Бу алдагы еллардагы сайлауларга караганда күбрәк. 2016 елда бу сан 15,9 процент иде. Бу безнең активлык үсәчәк дигән тезисны раслый. Бу күп нәрсә турында сөйли”, - дип белдерде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин гражданлык хокукларын үтәгән 16 процент сайлаучыга килгәндә, шәһәр һәм районнарда күрсәткечләр тигез булмавын әйтте. Мәсәлән, сәгать унга республика районнарында тавыш бирүчеләр 26, 7 процент, шәһәрләр буенча 13,3 процент тәшкил иткән. Казан буенча бу сан 8,4 проценттан гыйбарәт. “Бу алдагы еллардагы күрсәткечтән югарырак”, - дип Фәрит Мөхәммәтшин 2012 һәм 2016 елларда сайлауларда 6,2 һәм 6, 22 процент булганын белдерде. 2 млн 899 мең кешенең 2 млн 817 мең сайлаучы тавыш биргәнен искәртте.

“Сайлаучы сәяси яктан актив, һәм үз тавышы өчен җаваплылык булуын аңлый. Без активлык үсәр дип өметләнәбез”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары