Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото






Казанда Халыкара төрки кино фестивале ачылды

21 март 2018, 14:23

Казанда Халыкара төрки кино фестивале ачылды
21 мартта Казандагы Халыклар дуслыгы йортында Төрки дөнья киносы ассоциациясе президиумы утырышы булды. Беренче Халыкара төрки кино фестивален оештыру мәсьәләләре каралган утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Римма Ратникова Татарстанны беренче фестиваль урыны итеп сайлаган өчен Төрки дөнья киносы ассоциациясе президиумы әгъзаларына рәхмәт белдерде. Ул Казанда 2005 елдан бирле ел саен Халыкара мөселман киносы фестивале уздырылып килүен билгеләп үтте. "Барлык төрки халыклар өчен бүген Нәүрүз бәйрәме, - диде ул. - Ә кинофорумны оештыручылар утырышкаТатарстанда яшәүче 173 милләт вәкилләренең туган йортына әверелгән Халыклар дуслыгы йортында җыелды. Белгәнегезчә, Татарстан - Россиянең төрле милләтләр, диннәр, милләтләр дус һәм тату яшәү үрнәге буларак танылган регионы. Һәм без әлеге тарихи байлыгыбыз белән лаеклы рәвештә горурланабыз".

Римма Ратникова фикеренчә, татар киносы кыю рәвештә аякка басып килә һәм аның киләчәге бар. "Татарстан хезмәттәшлек өчен һәм яңа проектлар, фестивальләр өчен һәрвакыт ачык, - дип белдерде ул. - Шик тә юк, безнең республика Төрки дөнья кинофестивале ассоциациясенең лаеклы әгъзасы булачак, ул моңа әзер. Ә беренче фестиваль төрки дәүләтләрдә һәм Россиянең төрки регионнарында кино сәнгатенең үсешенә этәргеч булачак".

Фестивальне оештыручылар исеменнән чыгыш ясап, Төрки дөнья кинофестивлае ассоцияциясе генераль директоры Мендерес Демир (Төркия) Татарстан халкына һәм җитәкчеләренә кунакчыллык һәм бәйрәм өчен рәхмәт белдерде.

Әзербайҗан режиссеры Октай Мир-Касыйм үз чыгышында Татарстан киносының киләчәктә лаеклы урын алачагына ышаныч белдерде. Аның фикеренчә, икътисады алга киткән республика кино сәнгатендә дә зур  уңышларга ирешәчәк.

Утырышта Дәүләт Советы депутаты, Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе урынбасары Николай Владимиров, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова һәм "Татаркино" учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова катнаштылар.

Матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары