Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Фәрит Мөхәммәтшин волейбол үсеше динамикасын уңай бәяләде

22 март 2018, 9:16

Фәрит Мөхәммәтшин волейбол үсеше динамикасын уңай бәяләде
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин район сессияләрендә район башлыкларыннан волейболны үстерү өчен җаваплы затларны түбән эшчәнлекләре өчен эштән алуларын сорыйм, дип вәгъдә итте. Бу хакта ул кичә федерациянең хисап җыелышында белдерде.

Республика Волейбол федерациясе башкаручы директоры Мансур Кәримов хисабында республика турнирларында сирәк катнашучы авыл районнарына тәнкыйть яңгырады. Бу исемлеккә Лаеш, Питрәч, Ютазы, Кама Тамагы, Кайбыч районнары кергән. Фәрит Мөхәммәтшин аларга кисәтү ясады.

Бүген Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында Татарстан Волейбол федерациясе хисап конференциясе узды, анда 2017 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар һәм 2018 елга бурычлар билгеләделәр.

Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов волейбол һәм аның белән бәйле бөтен нәрсә – ул алдынгы юнәлеш, спортның популяр төре, дип сөйләде. Республикада 40 меңгә якын кеше волейбол белән шөгыльләнә, шул исәптә 16 мең хатын-кыз.

Татарстан Волейбол федерациясе башкаручы директоры Мансур Кәримов 2017 елда федерация эше нәтиҗәсе турында доклад белән чыгыш ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин гомумән алганда, волейбол үсеше динамикасын уңай бәяләде.

Спортның бу төрен популярлаштыру өчен волейбол буена республика ярышларын Казанда гына түгел, Татарстанның башка шәһәрләре һәм районнарында үткәрергә кирәк. Мөхәммәтшин матбугат чаралары вәкилләрен волейбол буенча ярышларны активрак яктыртырга өндәде.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, студентларны җәлеп итү эшенә игътибар бирергә кирәк, шулай ук судьялар да әзерләргә кирәклеген искәртте ул.

Хисап конференциясе азагында, ярышларда волейбол командалары чыгышлары нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы районнары, җирле федерацияләр, шулай ук волейбол тренерлары, судьялар һәм ветераннар бүләкләнде.

"Татар-информ" МА язмасы Буенча, Андрей Данилов фотолары