Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы үз эшен башлады

22 март 2018, 11:33

Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы үз эшен башлады
Бүген иртәнге сәгать унда бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы ачылды.

Дәүләт Советы Президиумы утырышының көн тәртибенә 25 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде, аның уникесе – республика законнары проектлары, алтысы – федераль законнар проектлары һәм Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан кертелгән  закон инициативалары . Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының  2017 елгы эшчәнлеге турында хисабы – көн тәртибенә кертелгән мөһим сорауларның берсе.

Парламентка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  тарафыннан тәкъдим ителгән документта республиканың социаль-икътисади үсеше  нәтиҗәләре чагылдырылган һәм  хисапны әзерләү вакытында парламентарийлар тарафыннан юлланган сорауларга җаваплар бирелгән. Хисапны Татарстанның  Премьер-министры  Алексей Песошин тотачак.

Моннан тыш, сессиянең көн тәртибенә 2017 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында доклад һәм Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалардан килгән зыяннарны бетерү буенча министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат кертелгән.

Беренче укылышта 10 закон проекты, шул исәптән  Югары Ослан муниципаль районының Яр буе Морквашы авыл җирлеге чикләрен билгеләү,  Татарстан Республикасында беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләү билгеләүне  җайга салучы закон проектлары чыгарыла.

Моннан тыш утырышта дәүләт граждан хезмәте,  җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы,  шәһәр төзелеше,  гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү,  эконом класслы торак сатып алуга хокукларны гамәлгә ашыру,  автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру,  урманнардан файдалану,  физик культура һәм спортка кагылышлы  закон проектлары да каралачак.

Икенче  укылышка автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге,  торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр  өчен түләүнең төбәк стандартлары турында законнарга  үзгәрешләр кертүче закон проектлары чыгарыла.

Утырышта Мамадыш районы территориясендә торак пункт – Тарасово поселогын төзү турында мәсьәлә каралачак  һәм җәмәгать судьяларын сайлаячаклар.

Көн тәртибе буенча эш башлардан элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов якшәмбе көнне булып узган Россия Федерациясе  Президентын сайлауларга йомгак ясап,  сайлаулар  "югары дәрәҗәдә үткәрелде" дип белдерде. Ул Дәүләт Советы депутатларына,  предприятиеләр җитәкчеләренә  бердәм төгәл эшләүләре өчен рәхмәт белдерде. "Татарстан янә бер кат үзенең актив һәм нәтиҗәле эшчәнлеген күрсәтте",  – диде Рөстәм Миңнеханов.

Парламент комитетлары рәисләре  Марат Галиев, Альберт Хәбибуллин һәм Шакир Яһүдин көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыктылар.   Нәтиҗәдә, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышы 28 мәсьәлә кертеп расланды:

1.Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2.Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының  2017 елгы эшчәнлеге турында хисабы.

3.“Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 422-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

4.“Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы Законының 18 һәм                20 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 416-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

 5.“Татарстан Республикасында торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең төбәк стандартлары турында” Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”              417-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

 6. “Югары Ослан муниципаль районының “Яр буе Морквашы авыл җирлеге” һәм “Октябрь авыл җирлеге” муниципаль берәмлекләре территорияләре чикләрен үзгәртү һәм  “Югары Ослан  муниципаль  районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында”  Татарстан Республикасы  Законына үзгәрешләр кертү хакында”   423-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7.“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы  Законына үзгәрешләр кертү хакында” 436-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8.“Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 443-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

 9.“Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында”  Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 432-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 10.“Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 433-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 11.“Татарстан Республикасында гражданнарның эконом класслы торак сатып алуга хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында 434-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 12.“Россия Федерациясендә автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законны гамәлгә ашыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 441-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 13.“Татарстан Республикасында торак төзелеше үсешенә дәүләт ярдәме турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”     439-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

 14.“Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 444-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15.“Физик культура һәм спорт турында” Татарстан Республикасы Законына һәм “Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” 437-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16.“Татарстан Республикасында беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләү билгеләүне һәм аны түләүне гамәлгә ашыруны оештыру турында” 438-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

17.Татарстан Республикасы Мамадыш районы территориясендә торак пункт – Тарасово поселогын төзү турында.

18.2017 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасында бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында доклад.

19.Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалардан килгән зыяннарны бетерү буенча министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе эшчәнлеге турында мәгълүмат.

 20.“Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 369035-7 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясе дәүләт вазыйфаларын, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт вазыйфаларын, муниципаль вазыйфаларны, шулай ук муниципаль һәм дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче затларның һөнәр берлекләре белән идарә итүдә катнашуы өлешендә).

 21.“Гражданнарга дәүләт милкендә һәм муниципаль милектә булган, Ерак Көнчыгыш федераль округы составына керүче Россия Федерациясе субъектлары территорияләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен бирү үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Чукотка автономияле округы Думасының закон чыгару инициативасы хакында.

 22.“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе  кодексына үзгәрешләр кертү хакында” 351036-7 номерлы федераль закон проекты турында (балигъ булмаганнарны азартлы уеннарда катнашуга тарткан, шулай ук азартлы уеннарны законсыз үткәрү турындагы мәгълүматны хәбәр итмәгән өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә).

23.“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында”  353760-7 номерлы федераль закон проекты турында (торак булмаган фонд объектлары белән эш итү һәм алардан файдалану тәртибен бозган өчен административ җаваплылык билгеләү өлешендә).

24.“2001 елның 30 декабрендәге 195-ФЗ номерлы Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.37 статьясындагы 1 өлешенә һәм 2 өлешенә үзгәрешләр кертү хакында” 365162-7 номерлы федераль закон проекты турында (транспорт чаралары хуҗалары гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминләштерү таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык көчәйтү өлешендә).

 25.“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.19 статьясына үзгәреш кертү хакында”  374380-7 номерлы федераль закон проекты турында (транспорт чараларын туктату яисә куеп тору кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкны төгәлләштерү өлешендә).

 26.“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында”  377734-7 номерлы федераль закон проекты турында (транспорт чарасын туктату турындагы таләпне үтәмәгән өчен административ җаваплылыкны төгәлләштерү өлешендә).

 27.“Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле турында” Федераль законның 16 статьясына үзгәреш кертү хакында”       387044-7 номерлы федераль закон проекты турында (чакырган якка чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган затларның Россия Федерациясенә керүнең алдан әйтелгән максатларын  һәм аларның Россия Федерациясендә булу срокларын үтәүләрен тәэмин итү чараларын күрү бурычын йөкләү өлешендә).

 28. “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.1 статьясына үзгәреш кертү хакында”  федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Әстерхан өлкә Думасының закон чыгару инициативасы турында.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары