Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Җәмәгать судьялары сайланды

22 март 2018, 11:50

Җәмәгать судьялары сайланды
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышында депутатлар җиде суд участогына җәмәгать судьялары сайладылар. Кандидатларны Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйлаҗев тәкъдим итте. Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин бу нисбәттән комитет әгъзалары фикерен җиткерде.

Казан шәһәренең  Авиатөзелеш суд районы буенча 1 нче суд участогына – Паймухина Алинә Рәшит кызы;

Казан шәһәренең  Мәскәү суд районы буенча 7 нче суд участогына – Саматошенкова Ирина Геннадьевна;

Арча суд районы буенча 1 нче суд участогына – Нәҗмиева Гүзәлия Фәрт кызы;

Биектау суд районы буенча 2 нче суд участогына – Волколовская Наталья Витальевна;

Зеленодольск суд районы буенча 5 нче суд участогына – Юнысов Рамил Харис улы;

Түбән Кама суд районы буенча 8 нче суд участогына – Щучкина Светлана Павловна;

Мөслим суд районы буенча 1 нче суд участогына –  Ханнанова Бриллиянт Игам кызы ун елга Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп сайландылар.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары