Дәүләт Советының яңалыклары

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлавы

04 ноябрь 2010, 0:00

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле ватандашлар!

Бүген безнең илебездә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм XVII гасыр башындагы тарихи вакыйгалар истәлеге буларак барлыкка килде. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән һәм болганчык чорларга, Россиядәге рухи-әхлакый, социаль- сәяси кризиска чик куйган.

Безгә, XXI гасырда яшәүчеләргә, Халыклар бердәмлеге көне күпмилләтле һәм төрле диндәге Россия халыкларының күп гасырлар дәвамында илебезнең бай мәдәниятен һәм тарихи кыйммәтләрен саклаудагы, аның абруен һәм көчен арттырудагы традицияләрен чагылдыра. Россия Федерациясенең киләчәк үсеше өчен дәүләт һәм җәмгыять алдында торган, илебез халкының актив гражданлык карашына һәм патриотлыгына, күпмилләтле Ватаныбыз язмышы өчен зур җаваплылык хисләренә нигезләнгән олы максатларны аңлау аеруча мөһим.

Татарстан Республикасы яңалыкка омтылучы, сәнәгать куәтен даими үстерүче, тулы канлы тормыш белән яшәүче абруйлы төбәк. Без Татарстан туфрагында бергә гомер итүче халыкларның мәдәни һәм рухи кыйммәтләренә үзара хөрмәт белән карауда, бергә килешеп, аңлашып яшәүдә гасырлар дәвамында тупланган бай тәҗрибәгә ия. Якын һәм ерак чит илләр белән тату күршелек мөнәсәбәтләрен ныгытып, күпмилләтле халкыбыз дөньякүләм кризис аркасында килеп туган аянычлы нәтиҗәләрне җиңеп чыгар, Россия Федерациясенең куәтен һәм социаль тотрыклылыгын ныгытуда үзеннән өлеш кертер дип ышанам.

Кадерле татарстанлылар! Уй-ниятләребезнең тәңгәллеге, үзебезнең бөек илебез белән горурлану хисләре безне бүген дә, киләчәктә дә берләштерсен. Сезгә чиксез бәхетләр, иминлек һәм муллык, күңел күтәренкелеге, тормыш ныклыгы телим. Бәйрәмнәр котлы булсын!