төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 17 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото







Хөкүмәт хисап тотты

22 март 2018, 17:30

Хөкүмәт хисап тотты
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз алтынчы утырышында Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин республика башкарма хакимият органнарының 2017 елгы эшчәнлеге турында хисап тотты.

Парламентка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  тарафыннан тәкъдим ителгән документта республиканың социаль-икътисади үсеше  нәтиҗәләре чагылдырылган.

"Кайбер илләр тарафыннан булган басымга һәм санкцияларга да карамастан, илдә икътисади үсеш күзәтелә, – диде Премьер-министр, - узган ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты  2 трл. 115 млрд. сум тәшкил итте, үсеш темпы - 102,8%". Гомум икътисади динамикага сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм сәүдә аерым өлеш кертте".

 "Безнең төп максатыбыз  – республикада яшәүче һәрбер кешенең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, - диде Хөкүмәт башлыгы, - узган елда без сезнең белән нәкъ менә шушы юнәлештә эшләдек".  

Алексей Песошин карашынча,  республикада төп мәсьәләләрнең берсе - хезмәт җитештерүчәнлегенең түбән булуы. Бу нисбәттән  республика  күрсәткечләре дөнья икътисадыннан ике мәртәбәгә калыша. Хуҗалык итүче субъектлар арасында сүлпән кооперация,  энергия нәтиҗәлелегенең түбән булуы, төп фондларның тузуы, кадрлар кытлыгы, инвестицияләр җитмәү, инфраструктура  үсешенең түбән булуы, шулай ук, төп проблемалар булып тора.  "Бу юнәлешләр  Стратегия-2030 да билгеләнгән,  аның кысаларында  без ел саен мероприятияләр тәкъдим итәбез", - диде  Премьер-министр.

Сәнәгать өлкәсендәге мөһим проектлар дип Алексей Песошин нефть сәнәгатендәге яңартуларны, КаМАЗда электробуслар һәм яңа модель автомобильләр чыгаруны, Казан авиация заводы чыгарган ракетоносцның беренче очышын мисалга китерде. "Хәл ителмәгән мәсьәләләрнең берсе - Зәй  ГРЭСын  яңартып кору, - диде ул, - бу эшне без дәүләт хакимиятенең федераль органнары белән бергә башкарып чыгарга тиешбез".  Алексей Песошин депутатларга узган елда 17 000 яңа эш урыннары булдырулары турында хәбәр итте.

Икътисад  үсешендә Кама агломерациясе, һәр вакыттагыча, мөһим нокта булып тора. Биредә сәнәгать  оешмалары тупланган һәм алар актив үсештә. Шуңа бәйле рәвештә йөк ташуга  кагылышлы сораулар туа,  2020 елга йөк ташу 3 тапкыр артыр дип көтелә.     

Аерым икътисади зоналар мәһим роль уйный. Беренче чиратта, бу - Алабуга.  Россиядә оештырылган  аерым икътисади зоналар биргән табышның яртысын алар бирә. 56 резидентның  егерме өче инде көндәшлеккә сәләте продукция чыгара, резидентлар керткән инвестицияләр күләме  112 миллиард сумнан артып киткән,  6000 артык эш урыннары булдырылган.

2016 елда Яр Чаллыда ачылган  алга киткән социаль-икътисади үсеш мәйданында эшләр уңай бара. «Биредә 21 резидент теркәлгән, 1800 яңа эш урыннары булдырылган. В 2017 елда Түбән Камада, Чистайда  һәм Яшел Үзәндә  шундый мәйданнар оештырылды, 10 ел эчендә инвестицияләр күләме 24 миллиард сумга  җитәргә һәм 7 меңнән артык яңа эш урыннары булдырылырга тиеш  , - диде Премьер-министр, - моношәһәрләр өчен бу тормыш-көнкүреш сыйфатын арттыру өчен бик тә мөһим, әмма  резидентларны җәлеп итү эше сүлпәнрәк бара».

Алексей Песошинны республикадагы кече һәм урта бизнес үсеше дә канәгатьләндерми.  Бүген Татарстанда бу тармакта  170 мең эшкуар исәпләнә, аларның икътисад үсешенә керткән өлешләре чиректән аз гына гына югары.  «Мондый күрсәткечләр безне канәгатьләндерми,  алга киткән илләрдә ул  50% тәшкил итә», - дип басым ясады  Премьер-министр.  

Премьер-министр республикада банклар тармагындагы хәлләргә аерым тукталып узды. «Узган ел зыян күрүче эшмәкәрләргә ташламалы ярдәм күрсәтү  программасына  өстәмә рәвештә Татарстан Президенты Указы белән ярдәм фонды оештырылды.  Әлеге фондның финанс  базасы  девелопмент эшчәнлеге һәм хәйрия ярдәмнәре белән тулылана. 2020 елга кадәр фонд банк кредиторлары таләбе реестрына кертелгән 85% юридик һәм физик затларга ярдәм күрсәтергә тиеш».

Капиталь төзелеш прграммасы буенча  1000 күпфатирлы йортка ремонт ясалган, бу  6 млн. 200 мең квадрат метрны тәшкил итә. Финанслау күләме  4 млрд.700 миллион сум.  2018 ел программасына  995 күпфатирлы йорт кертелгән, бу эшкә  6 миллиард 100 миллион сум акча каралган.  Алексей Песошин авария хәлендәге торакларның бетерелүен әйтте.  Программа кысаларында 9815 фатирга исәпләнгән 316 күпфатирлы йорт төзелгән.

2020 елга Татарстанда алданган өлешчеләр мәсьәләсе тулысынча хәл ителергә тиеш, дип белдерде Алексей Песошин.  Хөкүмәт башлыгы билгеләп үткәнчә, проблемалы объектлар белән эш дәвам итә. Узган елда Казанда 1360 фатирлы  шундый алты торак йорт файдалануга тапшырылган.

«Республикада 33 проблемалы объект бар. Аларда 4 мең 211 кеше фатир алган, - дип искәртте Песошин. - Бу мәсьәлә аерым контрольдә тотыла. ТР Президенты карары белән намуссыз төзелеш компанияләренең гамәлләреннән зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча Республика фонды оештырылды». Премьер әйтүенчә, быел  21 объектта (аларның 7се сафка бастырылган инде), 2019 елда  5 объектта, 2020 елда 7 объектта төзелеш эшләрен тәмамлау күздә тотыла.

Премьер-министрның чыгышы депутларда шактый күп сораулар тудырды. Депутат Рифат Ганибаев,  Татарстанда  Россия регионнары арасында беренчеләрдән булып «Уңайлы мөхит» программасын тормыш ашыра башлавын әйтте. Әмма бу  инфраструктура тиешле дәрәҗәдә тотылмый. «Урамда кыш һәм без ишегалларының  инвалидлар өчен  уңайсыз булуын күрәбез , - диде ул, - республика мәктәпләрендә  пандуслар куелган, әмма алар кар астында калган,  машина кую урыннары буенча да  сораулар шактый». Рифат Ганибаев бу нисбәттән Хөкүмәт чаралар күрергә тиеш дигән фикердә.

Депутат Альберт Хәбибуллин Урыссу ГРЭС предприятиесе ябылу сәбәпле, узган ел Урыссу бистәсендә торак йортларны җылыту һәм кешеләрне эш урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсе калкып чыгуын искә төшерде.

“Предприятие ГРЭС милекчесе карары белән ябылды. Нәтиҗәдә, бистәдә элек ГРЭСтан җылытылган йортларны җылылык белән тәэмин итү схемасы төзелде. 3366 фатир һәм шәхси йортка тиз арада шәхси җылыту системасы урнаштырылды. 3 меңләп объектта эшләрне Татарстанның Газлаштыру фонды башкарды, шәхси җылыту казаннарын милекчеләр үз көчләре белән дә урнаштырды. Бистәдә бигрәк тә социаль объектлар өчен блок модульле 23 котельный төзелде, су җылыткыч 80  җиһаз куелды. Беренче кышны бистә җитди дәгъваларсыз чыкты”, - дип хәбәр итте Алексей Песошин.

Ул ГРЭС ябылганда предприятиедә 203 кеше эшләвен искәртте. “177 хезмәткәр мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итте, шулардан 124 кеше эшкә урнаштырылды, 41 кеше үзләре эш тапты, 4 кеше исәптә тора, 8 кеше әлегә ГРЭСта эшли”, - диде ТР Хөкүмәте рәисе.

Депутат Александр Комиссаров Хөкүмәт рәисенә медицина телендә орфан авырулар дип йөртелгән, сирәк авыруларны дәвалау мәсьәләсе белән бәйле вазгыятькә аңлатма бирүен сорады. Мәгълүм булганча, сирәк авыруларны дәвалауга дәүләттән аеруча зур ярдәм таләп ителә. “Сирәк авыруларны дәвалау төбәкләр бюджетына авыр йөк булып төшә. Аны федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк. Бу юнәлештә нәрсә эшләнә?” – дип кызыксынды депутатлар. 

Алексей Песошин республика Президентының узган ел берничә тапкыр федераль хакимияткә мөрәҗәгать итүен, бүгенге көндә чыннан да орфан авыруларны дәвалауга дефицит 960 миллион сумны тәшкил итүен әйтте. Утырышта катнашкан Татарстан Президенты да үз фикерен җиткерде. 

“Елына бер авыруга чит илдә җитештерелгән 43 миллион сумлык дару таләп ителгән очраклар булды. Бу суммаларны суд карарлары белән беркетеп, дәүләттән таләп итәләр. Мәсәлән, без белешә торгач, үз җаебыз белән шул ук даруларны 6 миллион сумга алып кайттык. Шуннан соң нинди гауга чыкканын белсәгез, чөнки бу - бүген зур бизнес! Әлеге вазгыятьтә төп мәсьәлә хәтта акчада да түгел, ә даруларда. Чит илләрдә нинди дарулар җитештерелә, нигә аларга шундый бәяләр куялар? Елына бер авыруга 40, 50, 60, 100 миллион сумлык дару таләп итәләр. Бу тармакта тәртип урнаштырырга кирәк. Дару сатучылар көчле юристлар яллый, авыруларны табып, судлар аша кыйммәтле дарулар белән дәвалау карарлары чыгарылуга ирешә. Чын бизнес бара. Без бу мәсьәләне, һичшиксез, федераль дәрәҗәдә күтәрәчәкбез”, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, республикада елына сирәк авыруларны дәвалауга 1 миллиард сумнан күбрәк акча таләп ителә.

Хатын-кыз депутатлар Премьер-министрга мәктәптән тыш өстәмә белем бирү учреждениеләрен капиталь төзекләндерү буенча максатчан программа эшләү турында үтенеч җиткерделәр.  Ишле гаиләләргә йорт төзү өчен җир бирүгә кагылышлы сораулар да булды.

Депутат Илшат Әминов Казандагы җәмәгатьчелектә күп сорау уяткан чүп яндыру заводы төзү проектының бүгенге хәле турында сорады. “Завод, һичшиксез, булачак. Аның милекчеләре һәм төзеләчәк участогы билгеләнгән, бүгенге көндә санитар зонаны билгеләү эше бара”, - дип искәртте Алексей Песошин.

"Дөнья күләм базарда шактый катлаулы шартлар булуга да карамастан тулаем төбәк продуктының, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгының үсүе нәтиҗәсендә    республиканың социаль-икътисади үсешендә уңай динамика күзәтелә", - диде сүзне йомгаклап Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.  Ул Хөкүмәтне депутатлар күтәргән мәсьәләләргә  игътибарлы булырга чакырды. Бүген парламентта яңгыраган сорау-тәкъдимнәр тупланып  Министрлар Кабинетына һәм республика Президентына  җибәреләчәк.

 "Татар-информ" МА язмаларын кулланып Дәүләт Советы матбугат хезмәте тарафыннан әзерләнде , Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.