Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото




Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Конгрессында Страсбургта чыгыш ясады

28 март 2018, 14:04

Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Конгрессында Страсбургта чыгыш ясады
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургта чыгышында хәзер дәүләт мәнфәгатьләре белән халык хакимиятенең демократик принциплары арасындагы төгәл балансны билгеләргә кирәк дип әйтте. Нәкъ менә шуңа күрә Европада хакимиятнең муниципаль һәм төбәк органнарының гражданнары белән турыдан-туры эшләүнең яңа формаларын эзләү дәвам итә.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе конгрессның 34нче сессиясе кысаларында узган Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы Төбәкләр палатасы утырышында катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин сессиядә Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының мактаулы әгъзасы буларак чыгыш ясады. Бу статус фикер алышуга куелган мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе позициясен яклау һәм фикер белдерү мөмикнлеге бирә.

Фәрит Мөхәммәтшин Россия делегациясендә Татарстаннан мондый югары исемгә лаеклы бердәнбер вәкил.

Конгрессның 34нче сессиясе гражданнарның хокукларын һәм иреген яклау проблемасына багышланган.

Фәрит Мөхәммәтшин Европа коллегаларын төбәк идарәсе белән җирле үзидарәнең демократик принципларын булдыру буенча Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты.

“Соңгы 30 ел дәвамында конгресс Европа Советы дәүләтләре вәкилләрен төбәк дәрәҗәсендәге идарәнең вәкаләтләрен киңәйтүгә чакырды, ә соңгы елларда хакимиятнең гражданнарга якынрак булган муниципаль органнарына аеруча игътибар бирә башлады”, - диде республика парламенты җитәкчесе үз чыгышында.

Бүген Татарстанда 956 муниципаль берәмлек, шул исәптә 2 шәһәр округы, 43 муниципаль район һәм 911 җирлек (872 авыл җирлеге) бар.

“Муниципаль реформа процессында без Европа коллегаларының алдынгы тәҗрибәсенә, Европа җирле үзидарә хартиясенә, ТАСИС программаларына таяндык.”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстанда тупланган тәҗрибә Европа дәүләтләренең аерым административ-территориаль берәмлекләрендә уңышлы таратыла алыр иде, диде ул.

ТАСИС – Европа Союзы тарафыннан Яңа бәйсез дәүләтләр (Советлар Союзының элекеге республикалары, Балтыйк илләреннән кала) өчен эшләнгән программа. Бу программа Европа Союзы белән бу илләр-партнерлар арасында ярашкан, ныклы икътисади һәм сәяси элемтәләрне үстерүдә ярдәм итү максатыннан эшләнгән.

Дәүләт Советы Матбугат хезмәте