Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Кемеровода янгында һәлак булучыларны искә алды

28 март 2018, 16:16

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Кемеровода янгында һәлак булучыларны искә алды
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Кемерово шәһәрендә янгында һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр куйды.

Казанда Ленин бакчасындагы фонтан янында #кемеровомыстобой хэштегы белән баннер кичә кич куелган иде. Бүген көне буе битараф булмаган кешеләр матәм урынына чәчәкләр һәм уенчыклар китерде.

Һәлак булучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Юрий Камалтынов һәм Татьяна Ларионова искә алды. Шулай ук парламент комитетлары рәисләре Шакир Яһүдин, Таһир Һадиев, Марат Галиев, социаль сәясәт буенча Комитет рәисе урынбасары Татьяна Воропаева, депутатлар Ринат Гайзатуллин, Илдус Касымов, Рауиль Рәхмәтуллин чәчәкләр куйды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләре дә акцияне хуплады.

Элек “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Кемерово шәһәрендә “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу комплексында янгында 64 кеше һәлак булды, шул исәптә 41 бала дип хәбәр иткән иде. Бүген Россиядә матәм көне игълан ителде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте