Дәүләт Советының яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Конгрессында катнашу өчен Страсбургкка килде

26 март 2018, 15:27

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургка (Франция) Конгрессның чираттагы сессиясендә катнашу өчен килде.

Парламентарийлар Европаның төрле илләре төбәк һәм муниципалитетларда гражданнарның хокукларын һәм иреген яклауда хокук сакчылары эше буенча фикер алышуны планлаштыралар. Моннан тыш, закон чыгаручылар төп игътибарны төбәкләр тиңдәшлегендә дәүләт бөтенлеген саклау һәм миграция мәсьәләләрен карауга, аерым алганда, качак балаларының социаль адаптациясенә юнәлтәчәк.

Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессының 34нче сессиясе кысаларында традицион рәвештә бюро, комитетлар һәм сәяси төркем утырышлары булачак.

Конгресс әгъзалары Европа Советының иң кечкенә илләрендә - Андорре, Лихтенштейне, Монако һәм Сан-Маринода җирле демократия турында докладларны караячак.

Пленар утырыш эшендә Конгресс әгъзаларыннан тыш Европа Советының 42 дәүләтеннән яшь делегатлар катнашачак. Конгресс зур сәясәткә яшьләрне дә тарта.

Фәрит Мөхәммәтшин сессия утырышларыннан тыш, Европа коллегалары белән очрашып, алга таба Татарстанның төбәк диалогын партнерлар белән Европа Советы мәйданында үстерү буенча берничә очрашу үткәрү планлаштыра.

Искәртеп үтик, 2017 елның 28 мартында Фәрит Мөхәммәтшинга күпьеллык хезмәте өчен Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессы шәрәфле әгъзасы исеме бирелде һәм Конгресс медале тапшырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе 15 ел дәвамында Россия Федерациясен Конгресста тәкъдим итеп килде. Ике срок дәвамында Конгрессның актуаль мәсьәләләр буенча комитетын җитәкләде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте