Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елын үткәрүгә йомгак ясады

30 март 2018, 16:40

Экология  һәм иҗтимагый киңлекләр елын үткәрүгә йомгак ясады
Бүген Дәүләт Советында “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан Республикасындагы депутатлар берләшмәләре республика координация советының гомуми җыелышы булып узды. Чарада катнашучылар узган елда республика программаларын тормышка ашыруга, экология һәм иҗтимагый киңлекләр елын үткәрүгә йомгак ясады.

Утырышта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗа­лык министры урынбасары Илшат Гыймаев 38 республика социаль (президент) программасының ничек тормышка ашырылачагы турында тәф­силләп сйләде. Ул Татарстанда ел саен 2,4 миллион квадрат метрдан артыграк торак мәйданы файдалануга тапшырылуын, рес­публи­каның бу күрсәткеч ягыннан лидер-төбәкләр дис­тәсенә керүен ис­кәртте.

Утырыш ахырында Дәү­ләт Советы Рәисе урын­басары, “Бердәм Рос­сия”нең парламенттагы фракциясе җитәкче­се Юрий Камалтынов республикада “Законнарны бергә язабыз!” дигән парламент проектының дәвам итүен искә төшерде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары