төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 20 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото
казанда

казанда
казанда

казанда
казанда

казанда
казанда

казанда

Казанда тәрбиягә бала алган гаилә әтиләренең беренче республика слеты узды

01 апрель 2018, 12:11

Казанда тәрбиягә бала алган гаилә әтиләренең беренче республика слеты узды
Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Без бергә» республика иҗтимагый оешмасы хезмәткәрләре әти-әниләрнең абруен арттыра, аларны балалар белән якынайтырга булыша торган матур чараларны әледән-әле оештырып-уздырып тора. 31 март көнне тәрбиягә бала алган гаилә әтиләренең беренче республика слеты узды. Чарада барлыгы 33 районнан килгән әтиләр катнашты.

– Республикабызда мондый шәфкатьле гаиләләр саны 1500дән күбрәк. Һәм бу сан елдан-ел арта бара. Әниләргә игътибар шактый, ә менә әтиләр, нишләптер, гел читтә кала бирә. Ә бит гаиләдә бала тәрбияләгәндә аларның икесенең дә роле бертигез. Шушы гаделсезлекне бетерү өчен, бүгенге чараны оештырдык, мондый мәрхәмәтле әтиләрне бөтен республикага күрсәтәсебез килде, – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

Гаиләнең генә түгел, илнең тоткасы булган җиде әти, җиде ир көч сынашты бу бәйгедә. Конкурс таләпләре буенча талантларын, аш-суга осталыкларын гына күрсәтсәләр дә, балаларын, гаиләләрен яратулары да күренеп-сизелеп торды. Хәер, аңардан, мәхәббәттән, бер-береңә хөрмәттән, ярдәмнән башка җиңеп кенә түгел, яшәп тә булмаганын яхшы беләләр алар. һәммәсе дә. Бу җиде гаиләдәге балаларның кайсысы үзләренеке, кайсысы чит икәнен дә аңламый калдык. Барысы да җырлады да, биеде дә, барысы да бәхетле икәнен күрсәтте. Шунысы яхшы аңлашылды, бу гаиләләр өчен чит-ят балалар юк.

Шуңа да мәртәбәле жюри әгъзалары бик авыр сайлау алдында калды. Алар киңәшкән-бәхәсләшкән арада тәрбиягә бала алган гаиләләрдә үсүче малайлар-кызлар үзләренең рәхмәтләрен җыр-моң телендә җиткерделәр. Тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм итүче республика үзәге директоры Светлана Богова нәтиҗәләр ничек булды, кем җиңде икән дип тын да алмый утырган тамашачылар каршында конкурсны бәяләп барган кәгазьне ертып атты да җиде әтине дә җиңүче дип игълан итте. Жюриның бу акыллы, гадел карары көчле алкышларга күмелде. Бик дөрес, конкурста катнашучы әтиләрнең барысы да җиңүче булырга бик лаек. Алар бит күңелләрен чит балага ачканда ук икеләнүләрен, шик-шөбһәләрен ничә тапкыр җиңгән, кыенлыклар алдында куркып калмаган батыр ир-атлар. Барысы да. Һәм алар гына да түгел. Залда утырган әтиләрнең дә һәммәсе.

– Киләсе елда без дә катнашачакбыз, – дип теләк белдерделәр слетка быел тамашачы булып кына килгән гаиләләр. Димәк, илебездә таркала язган гаилә институтын ныгыта торган бу матур башлангычның дәвамы да булачак.

"Шәһри Казан" газетасы язмасы буенча



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.