Дәүләт Советының яңалыклары

Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәре С.И. Әхмәдиеваның исеме Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына куелды

04 апрель 2018, 15:32

Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәре С.И. Әхмәдиеваның исеме Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына куелды
ТР Дәүләт Советы Аппаратының Дәүләт сатып алулары секторы мөдире Әхмәдиева Сирень Илдус кызының исеме Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына куелды.

Электрон мактау тактасына үз эшчәнлеген бик яхшы һәм нәтиҗәле башкаручы, хезмәт вазыйфаларына җаваплы караучы хезмәткәрләрнең исеме куела. 2017 ел йомгаклары  буенча  мондый  мәртәбәле исемлеккә унбиш дәүләт хезмәткәренең исеме кертелде.  Алар арасында Сирень Әхмәдиева да бар.

Электрон мактау тактасы Татарстан Республикасының рәсми порталында  "Дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәте" бүлегендә (http://gossluzhba.tatarstan.ru/doska-pocheta) урнаштырылган.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте