Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото











Фәрит Мөхәммәтшин икътисадны цифрлаштыру турында: "Соңга калабыз икән, куып тота алмаячакбыз"

05 апрель 2018, 18:56

Фәрит Мөхәммәтшин икътисадны цифрлаштыру турында: "Соңга калабыз икән, куып тота алмаячакбыз"
Бүген Томск шәһәрендә РФ Федераль Җыены каршындагы Законнар чыгаручылар советының Мәгариф һәм фән комиссиясе белән Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Законнар буенча комитетының уртак утырышында, Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары арасыннан беренче тапкыр буларак, республикабыз тәҗрибәсе белән таныштырылды. Чарада Дәүләт Советы Рәисе Фә­рит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгъ­лүмат­лаштыру һәм элемтә минис­тры Роман Шәйхетдинов катнашты.

Утырышта катнашучылар ике көн дәвамында Томск өлкәсенең цифрлашкан юнәлешне алган алдынгы предприятиеләре тәҗрибәсен өйрәнде. Алар арасында “Томск” махсус икътисади зонасы, “Кванториум” балалар технопаркы, “Микран” фәнни-җитештерү предприятиесе, мәгълүмати технологияләр техникумы һәм башка оешмалар бар.

Утырыш модераторы – Томск өлкәсе Закон чыгару Думасы рәисе Оксана Козловская Татарстанның Россия субъектлары арасында цифрлаштыру буенча шактый яхшы әзерлекле төбәкләрнең берсе булуын берничә тапкыр билгеләп үтте. Мәсәлән, Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада күрсәтү өлеше 79,7 процент булып тора. Ә ил буенча уртача күрсәткеч күпкә түбән - 51,3 процент.

Федерация Советы Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова үз чыгышында цифрлы икътисадның закон чыгару эшчәнлеге кысаларында актив фикер алыша торган өстенлекле тема, дип билгеләп үтте.

Чарада төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнү аерым игътибар үзәгенә алынды. Утырышта Фәрит Мө­хәм­мәтшин санлы форматтагы икъти­садның  тормышның төрле өлкәлә­рен көннән-көн киңрәк колачлый барган “яңа  тормыш рәвеше“нә әй­ләнүен билгеләп үтте. “Бу – төбәк­ләр­нең һәм ил­нең дөнья икътисадында алга таба көндәшлек мәсьә­ләсе. Соңга калсак, куып тота алмаячакбыз“, – дип басым ясап әйтте ул.

Дәүләт Советы Рәисе республика тәҗрибәсе турында сөй­ләп, төбәкләрдә “санлаштыру“ны хакимият органнарыннан башлау зарурилыгын искәртте. Татарстанда 2005 елдан бирле электрон документлар әйлә­неше­нең бердәм ведомствоара системасы эшләп килә. Әлеге система теләсә кайсы дәрә­җәдәге дәүләт хезмәткәрләренә үз вакыты һәм мөмкинлекләреннән нә­тиҗәле файдалану, шулай ук карарларны килештерү, кабул итүне тизләтү мөмкинлеген би­рә, диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин әй­түенчә, республикада элек кабул ителгән кәгазь документларны электрон рәвешкә күчерү буенча зур эш җәелдергән. “Бүген 150 меңнән артыграк документны санлы форматка күчерү эше алып барыла. Бу безне яңа чишелешләр эзләүгә ките­рердәй җитди кыенлыклар тудыра. Барыбызга да шуның аша узарга туры киләчәк“, – диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе икътисадны санлы форматка күчерү­нең уңышлы булып чыгуын билге­ләрдәй өч факторны атап үтте. Болар – матди база, профессиональ кадрлар һәм федераль законнар. Фәрит Мөхәммәтшин фи­керенчә, без федераль законнар базасын үс­терү­дә артта калабыз. “Илнең икътисадын цифрлы форматка күчерү турында барлык төшенчәләре бик ачык аңла­тыл­ган закон кабул итәр­гә кирәк“, – дип басым ясап әйтте Татарстан парламенты Рәисе.

Дәүләт Советы матбугат хехмәте, Андрей Данилов фотолары