Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

Римма Ратникова Башкортостан Дәүләт Җыены Рәисе Константин Толкачев белән очрашты

06 апрель 2018, 13:02

Римма Ратникова Башкортостан Дәүләт Җыены  Рәисе Константин Толкачев белән очрашты
Бүген Уфадада Башкортостан Дәүләт Җыены Рәисе Константин Толкачев белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова очраштылар. Римма Ратникова Уфага "Кызыл таң" газетасына 100 ел тулу уңаеннан уздырылган тантаналы чарада катнашу өчен килгән иде.

Римма Ратникова һәм Константин Толкачев парламентара хезмәттәшлекне киңәйтү,  РФ Дәүләт Думасына федераль  закон проектларын бергәләп әзерләп тәкъдим итү һәм аның  йөрешен күзәтеп тору  хакында фикерләштеләр.

«Безнең республикалар парламентлары үзләре эшләгән  норматив хокукый актлар һәм аларның проектлары белән даими рәвештә алмашып тора, бу безгә төбәк законнарын камилләштерегә мөмкинлек бирә, - диде Константин Толкачев. - Без  Россия  законнар чыгару советында  уртак эш алып барабыз,  федераль дәрәҗәдә республикалар мәнфәгатен кайгыртабыз.  Уртак мәсьәләләр буенча очрашулар,  киңәш-табыш итүләр еш була, ике парламентның комитетлары һәм аерым депутатлар арасында да ныклы элемтәләр булдырылган. Заманча мәгълүмати технологияләр ярдәмендә бу багланышларны тагын да нәтиҗәлерәк итү мөмкинлеге бар".

Очрашу барышында  Римма Ратникова һәм  Константин Толкачев закон чыгару өлкәсеннән тыш демография, яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәни элемтәләр, халыкның социаль бөтенлеге буенча да хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

 "Башинформ" МА язмасы буенча