Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото



Римма Ратникова Равил Шәрәфиевкә "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" ордены медален тапшырды

10 апрель 2018, 10:32

Римма Ратникова Равил Шәрәфиевкә "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен" ордены медален тапшырды
Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт һәм М.Җәлил исемендәге республика премияләре лауреаты Равил Шәрәфиевка 80 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсе булды. Юбилярны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады.

"Равил абый 57 ел татар театрына хезмәт итә. Уйлап карасаң, исең китәрлек. Бу еллар дәверендә илебездә нәрсәләр генә булмады: сәяси формацияләр, гасырлар алмашынды, халык ачысын да, төчесен дә кичерде, ә Равил Шиһапович яшьли сайлаган юлыннан беркайчан да тайпылмады, кыйбласына тугры булып калды", - диде ул.

- Равил абый, Сезнең җор телле, үткен рольләрегез халыкны һәрчак шатландырды. Сез бүген дә сәхнә тотасыз. Сез искиткеч юмарт кеше, халыкка яхшы кәеф бүләк итәсез. Рольләрегезнең һәрберсе асылташ булып татар театрының тарихына кергән. Ә инде Әҗәл белән Хуҗа Насретдинга килсәк, алар Сезнең иҗатыгызга һәйкәл булып урнашкан. Сезнең иҗатыгыз,чынлап та, яшь аша көлдерә һәм мәңгелек яшәү кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итә”, – дип рәхмәт хисләрен җиткерде  Римма Ратникова һәм  Равил Шәрәфиевкә "Татар театры сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күп еллык иҗади эшчәнлеге өчен   «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медален тапшырды.

Римма Ратникова шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең котлавын да җиткерде: "Бүгенге кичәнең күңелле узачагына шигем юк, чөнки Равил Шәрәфиев үзе үк күтәренке рух һәм юмор гәүдәләнеше. Үз тәҗрибәмнән чыгып, шуны гына әйтәсем килә: 80 яшьлек юбилееңда үзең дә катнашу – зур бәхет ул! Гомер буе алмый-тармый халыкка хезмәт итеп, милләтебезне күтәрүгә һәм республикабызны үстерүгә керткән тиңсез өлешегез өчен олы рәхмәтемне кабул итеп алыгыз!" – диелә Минтимер Шәймиевнең тәбрикләмәсендә.

"Татар-информ" МА язмасы буенча