Дәүләт Советының яңалыклары

Татарстан Республикасының яшь закон чыгаручылар форумына теркәлү бара

17 апрель 2018, 16:22

Май ахырында Татарстан Республикасының яшь закон чыгаручылары үзләренең беренче форумын уздырачак. Әлеге чараны республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы әзерли.

Бу чарада яшьләре 18 дән алып 35кә кадәр булган район советлары депутатлары,  яшьләр оешмалары һәм сәяси партияләр вәкилләре, муниципаль парламент әгъзалары, гомумән, бу эшкә кызыксынуы булган һәр кеше катнаша ала.  Форум кысаларында укыту  программаларыннан тыш Дәүләт Советының профиль комитетлары рәисләре һәм депутатлар белән бергәләп закон инициативалары чыгару, законнарны камилләштерү юнәлешендә эшләр дә каралган.

Форум ахырында яшьләр үзләре әзерләгән закон проектларын тәкъдим итәчәкләр. Чарада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның да катнашуы көтелә.  

Яшь закон чыгаручыларның беренче форумында катнашырга теләүчеләр әлеге сылтама буенча кереп теркәлә ала:

https://docs.google.com/forms/d/1s-sQhlXZMVZw0gOb6Awo6OrQnMkOdRLn1ykwPRTkHkg/edit