Дәүләт Советының яңалыклары

Дәүләт Советы тәкъдимнәр көтә

17 апрель 2018, 14:01

Дәүләт Советы тәкъдимнәр көтә
Татарстанда яшәүчеләр “Законнарны бергә язабыз!” дигән парламент проекты кысасында (проект­ны тәкъдим итүче – Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин) Дәү­ләт Советына законнарны ка­мил­ләштерү буенча 36 тәкъдим җи­бәргән. Проектны тормышка ашы­руның ике айлык тәҗрибә­сеннән күренгәнчә, социаль һәм хезмәт законнарын камилләштерү мәсьә­ләләре халыкны аеруча нык кызыксындыра.

Иң күп тәкъдимнәр мәгариф турында республика законына төзәт­мәләр кертүгә кагыла. Аерым алганда, гражданнарыбыз закон чыгаручыларга авыл мәктәп­ләрен ябуны тыю һәм бер укучыга туры килә торган финанс чыгымнары нормативларын яңадан карауны тәкъдим итә. Моннан тыш Татарстанда яшәүчеләрнең балаларны татар телендә укытуны оештыру җәһәтеннән дә сораулары байтак. Югары белем бирү системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр арасында – вузга кергәндә абиту­риентның ГТО нормаларын үтә­вен, шулай ук донорлык хәрәкәтендә катнашуын исәпкә алу.

 Хәзер профильле комитетта мөм­кинлекләре чикләнгән кеше­ләргә икенче югары белемне бушлай алу хокукы биргән тәкъдим карала. 

Татарстанда яшәүчеләр фике­ренчә, яшь белгечләр өчен өс­тәмә ярдәм чаралары бил­геләү, ә пенсионерлар өчен пенсия кү­ләмен исәпләү коэффициентларын исәп­кә алу тәртибен яңадан карау кирәк.

Республика халкы шулай ук күп балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында законны камилләштерүне, салым законын яңадан карау, аз керемле кайбер гражданнардан салым түләтмәүне тәкъдим итә.

“Законнарны бергә язабыз!” проекты төгәлләнмәгән әле. Димәк, республикада яшәүчеләрнең һәр­кайсы Дәүләт Советы рәсми сайты,  парламентның Фейсбуктагы рәсми аккаунты, “Ватаным Татарстан” яки “Республика Татарстан” газеталары аша законнарны камилләштерү буенча үз тәкъдимен җибәрә ала, дигән сүз.