Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Дәүләт Советының утыз җиденче утырышы 25 апрельдә була

18 апрель 2018, 14:44

Дәүләт Советының утыз җиденче  утырышы 25 апрельдә була
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 37нче утырышы 25 апрельгә билгеләнде. Бүген парламентның президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Оештыру мәсьәләләренә керешкәнче  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин моннан ике ай элек башланган ”Законнарны бергәләп язабыз!” проектының ничек тормышка ашырылуы турында әйтеп узды. "Без бу адымга бик саклык белән бардык, чөнки закон чыгару инициативасы булган субъектлар  шактый, – диде ул.  – Әмма мин үзебезнең сайлаучылардан гадәти тормышта  аларны нәрсәләр борчуы, нинди кануни кытыршылыклар белән очрашулары хакында белергә теләдем. Мин бу хезмәттәшлекне шактый нәтиҗәле дип саныйм һәм без  гражданнардан  республиканың хокукый кырын камилләштерү өчен конкрет тәкъдимнәр көтәбез".  

Моннан тыш Фәрит Мөхәммәтшин гражданнардан кергән тәкъдимнәр  төбәк парламенты вәкаләтләре кысаларыннан чыккан очракта   Дәүләт Советы депутатларының федераль закон чыгару органына мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булуын әйтте. "Законнардагы "ак тапларны" бетерсәк тормыш аңлаешлырак һәм гадирәк булып китәр, без бит, барыбыз да,  законнарны кулланучы һәм үтәүче затлар, –  диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм бу проектны тормышка ашыру  "бер елда гына төгәлләнмәстер" дип белдерде.  

Дәүләт Советының 37нче утырышына килгәндә,  парламентарийлар 41 мәсьәлә, шул исәптән республиканың 13 закон проектын, 23 федераль закон проектын һәм Ленинград өлкәсендәге закон чыгаручыларның  бер тәкъдимен карауны планлаштыралар.

Беренче укылышка  8 закон проекты чыгарыла. Депутатлар  “Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен саклауда гражданнарның катнашуы турында”, “Янгын куркынычсызлыгы турында”  республика законнарының аерым статьяларына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен караячаклар. Шулай уку  “Татарстан Республикасының монопрофильле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләре) территорияләрендә төзелгән социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнә торган территорияләр резидентлары өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында закон проектын тикшерәчәкләр.

Җир һәм Экология кодексына кайбер үзгәрешләр кертелә. “Татарстан Республикасында җан башына һәм халыкның төп социаль-демографик төркемнәре буенча яшәү минимумы күләмен билгеләү тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 3 статьясына да үзгәреш кертү карала.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина 25 апрельдә Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең  эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк, дип белдерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты  утырышта башкарылган эшләре буенча хисап тотачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышның көн тәртибенә мөһим мәсьәләләр кертелүен искәртте. “Депутатларда кызыксыну һәм сораулар тудырачак мәсьәләләр шактый”, – диде ул.

Президиум утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты эксперт советына үзгәрешләр кертелде. 

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары