төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 24 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы Дәүләт Советы эшен оештыруны тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 83 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото






Рафаэль Юнысов: "Һәр чүп төренең үз характеристикасы бар, аларны бергә эшкәртергә ярамый"

17 апрель 2018, 17:20

Рафаэль Юнысов: "Һәр чүп төренең үз характеристикасы бар, аларны бергә эшкәртергә ярамый"
Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында “Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында” 400-5 нче санлы Татарстан Республикасы закон проекты турында сүз барды.

Аны депутат Артем Прокофьев тәкъдим иткән иде. Аның төзәтмәләре торак пунктлар территорияләрендә чүп яндыру заводлары төзелешен һәм аларның торак пункт чикләреннән 10 км дан якынрак урнашуын тыюга кагылышлы булды. Закон проекты кире кагылды.

Парламентарийлар чүп яндыру заводы төзүгә карата фикерләрен җиткерде. Депутат Рафаэль Юнысов бу сорауның үтә дә актуаль булуын билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, завод төзегәндә нинди критерийлар исәпкә алынырга тиешлеге, галимнәр бәяләмәсе, фикере дә кирәк. “Завод вариантын сайлаганда, барлык мәсьәләләр хәл ителгәнен, таләпләргә җавап биргәнен карарга кирәк. Файдага булуын кайгыртырга кирәк. Завод кирәк, ул заманча булырга тиеш, тик калдыкларны аерып җыю нормасын кертергә кирәк. Полимер, пластик бар. Һәр чүп төренең үз характеристикасы бар, аларны бергә эшкәртергә ярамый, юкса әллә нинди химик реакцияләргә керүләребар”, - диде Рафаэль Юнысов.

Комитет рәисе Таһир Һадиев депутатның тәкъдимен кабул итте. “Бүген республикада программа эшләнгән, Хөкүмәт территориаль урнашу схемасын раслады. Безгә бу мәсьәләгә җитди карап, чүпне сортларга аерырга кирәк. Шундый бурыч тора. Бу эзлекле системалы эш, бер көнлек эш түгел. Без бу проблемага битараф түгел”, - дип белдерде ул.

Шулай ук бүген 2019 елдан атмосферага күпме зарарлы матдә чыгарылуын исәпкә алу таләбе кертелү билгеле булды.

2019 елдан әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы чыганаклары булган беренче категориягә керүче барлык объектлар автоматик контроль датчиклары белән җиһазланырга тиеш булачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы буенча Росприроднадзор вәкиле Елена Попова хәбәр итте.

“Объект гамәлгә кертелгәч тә, 2019 елдан әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсире булган барлык беренче категория объектларда автоматик контроль датчиклары куелу таләбе кертелә. Шул рәвешле, атмосферага чыгарылучы зарарлы матдәләр күләме исәпкә алынып барачак. Нәтиҗәләре тирә-як мохиткә тискәре тәэсирле обектларның дәүләт реестрына билгеле бер тәптиптә кертелеп барачак”, - дип белдерде Елена Попова. Ул чүп яндыру заводының беренче категориягә керүче объект булып саналуын әйтте.

Аның сүзләренчә, әгәр башкарма хакимият органнары теләк белдерсә, мониторинг нәтиҗәләре массакүләм мәгълүмат чараларында, онлайн режимында Экология министрлыгы, Казан башкарма комитеты сайтында, урын алачак. Барысы да контроль системасы ничек төзелүенә бәйле булачак”, - диде Елена Попова.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.