Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото









Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстанда волейбол үсешен балалар спорт мәктәбеннән башларга кирәк"

17 апрель 2018, 20:34

Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстанда волейбол үсешен балалар спорт мәктәбеннән башларга кирәк"
Татарстанда Волейбол үсешен балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәктәпләреннән башларга кирәк дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин "Санкт-Петербург" волебол үзәгендә узган Татарстан Волейбол Федерациясе президиумы утырышында.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада волейбол үсешенең күпюнәлешле булуына басым ясады. Эшне балалар өчен спорт мәктәпләреннән башларга кирәклеген әйтте. "Тренерлар үзләренең кирәклеген тойса, җитәрлек хезмәт хакы алса, алар перспективалы балалар җыярга теләр иде. Бу балалар киләчәктә илнең иң яхшы клубларында уйнар иде", - диде ул.

Президиум утырышы барышында 2022 елга кадәр республикада волейбол үсеше турында сөйләштеләр. Үсеш концепциясе 2017 ел йомгаклары буенча федерация киңәшмәсендә март азагында күрсәтелгән иде. Татарстан Волейбол федерациясенең студентлар волейболы комитеты рәисе  Эдуард Можаев концепциянең төп структурасы һәм положениелары төзелгән диде.

Фәрит Мөхәммәтшин концепцияне төзеп бетергәч, аны гамәлгә ашыру һәм мониторинг буенча юл картасы булдыруны искә төшерде. Утырыш барышында Фәрит Мөхәммәтшин иминият мәсьәләләренә беренчел игътибарны бирергә кирәклеген әйтте.

Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе рәхмәт хатларын "Динамо-Академия-УОР" хатын-кызлар командасы тренерларына тапшырдылар. Алар яшьләр командалары арасында Россия чемпионаты призерлары булды. Рәхмәт хатлары белән Казан Энергетика көллияте яшүсмерләре командасы тренерын да бүләкләделәр.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары