төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 25 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото











Фәрит Мөхәммәтшин: "Алдыбызда телне, мәдәниятебезне саклап калу бурычы тора"

19 апрель 2018, 9:22

Фәрит Мөхәммәтшин: "Алдыбызда телне, мәдәниятебезне саклап калу бурычы тора"
Кичә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә “Дуслык күпере“ Бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивале гала-концерты узды. Республика җитәкчелеге исеменнән фестивальдә катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Аның фикеренчә, "Дуслык күпере" фестивале Башкортстан һәм Татарстан арасында рухи-мәдәни мирасны үстерүгә зур өлеш кертә.

"Алдыбызда телне, мәдәниятебезне саклап калу бурычы тора. Татар, башкорт яисә башка милләт халкы булсыңмы, бу мәсьәләдә бердәм һәм бергә булыйк. Ул очракта телне саклый алабыз, балаларыбызга калдыра алабыз. Бу – безнең төп бурычыбыз. Ешрак очрашыйк, уртак фикергә килеп яшик. Күмәк булсак, теләкләребез чынга ашар", - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, республика җитәкчеләре "Дуслык күпере" проектын киләсе елга да оештырырга сөйләшкән. "Без җыр-моңа сусаганбыз икән. Бу проектны зур түземсезлек белән көтеп алдык. Мәскәү Кремль сараенда халык җыелып татар-башкорт җырларын тыңлады, рәхәтләнеп ял итте. Оештыручыларга, катнашучы артистларга зур рәхмәт. Элек дәррәү килеп мондый фестивальләр оештыра идек. Иң якын дуслар, туганнар очраша иде. Сабан туйларында, бәйрәмнәрдә бергә булдык. Фестиваль 11 олы шәһәрләрдә булып тулы заллар җыйды. Проектны оештырган Татарстанның Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды, Мәскәүнең “Globex Promotion” продюсерлык үзәгенә рәхмәт", - дип билгеләп узды Фәрит Мөхәммәтшин.

Шулай ук сәхнәдә Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитовның да котлау сүзләре яңгырады. Сәламләү сүзләрен  Башкортостан Республикасы Корылтае Рәисе урынбасары Йомабикә Ильясова ирештерде. "Сәнгать һәрчак якынайта, безне бергә бәйли. Ул дөньяга ямь, шифа бөркүче кояш сыман. Аның яктысында һәр күренеш соклангыч балкышка әйләнә, тирән мәгънә ала. Башкорт-татар моңы, әдәбияты, мәдәнияты ике тугандаш халык өчен дә үз. Бүген кәефләр күтәреңке, уйларыбыз бер. "Дуслык күпере" фестивалендә катнашучыларга зур уңышлар, тамашачы мәхәббәте телим", - диелә сәламләү хатында.

Татар-башкорт җырчылары катнашында узган яңа проектның максаты - милли эстраданы үстерү, шулай ук төбәкара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту.

“Дуслык күпере” татар-башкорт эстрадасы фестивале 7 апрельдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда башланды. Татар һәм башкорт эстрадасының җырчылары Пенза, Ульяновски, Самара, Оренбург, Стәрлетамак, Уфа, Екатеринбург, Төмән, Чиләбедә чыгыш ясады.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.