Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Римма Ратникова Казан шәһәре ревматология үзәген 25 еллыгы белән котлады

20 апрель 2018, 15:50

Римма Ратникова Казан шәһәре ревматология үзәген 25 еллыгы белән котлады
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова Казан шәһәре ревматология үзәгенә 25 ел тулуга багышланган конференциядә катнашты. Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә бүген шушы датага багышлап, "Салихов укулары" фәнни-гамәли конференциясенең икенче көне узды.

"Инде чирек гасыр республикада ревматология хезмәте булу бик яхшы. Бу профессор Илдар Салиховның һәм сез, табиблар, казанышы. Интегүче пациентлар күп булуын әйтеп, мондый үзәк кирәклектә инандыру зур тырышлык сорый. Минем үземнең дә авырту танышым бар, мин моның нәрсә икәнен яхшы беләм. Сез безнең республика халкын гына түгел, башка төбәкләрдән дә пациентларны дәвалыйсыз. Алар монда рухи көч ала, өмет чаткылары уяна", - дип белдерде Римма Ратникова. Ул үзәк хезмәткәрләренә Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов "Салихов укулары" конференциясенең традициягә кереп киткәнен билгеләп узды. "Илдар Салихов проблеманы күрә, вакытында хәл итә белде. Үзәкне булдырганда, вакытында партнерлар да табылган", - диде.

Шәһәр ревматология үзәгенә 1993 елда, Казан дәүләт медицина университетының эчке авырулар кафедрасы мөдире, профессор Илдар Салихов инициативасы буенча нигез салына. 2011 елда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш ревматологы Илдар Салихов вафат була. Шуннан бирле “Салихов укулары” ел саен уздырыла. Үзәкне бүген Татарстанның атказанган табибы Равия Мухина җитәкли.

"Татар-информ" МА язмасы буенча