Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото














Татьяна Ларионова: " Авыл хатын-кызы - илнең стабильлеген һәм уңышка ирешүен тәэмин итүче"

20 апрель 2018, 20:36

Татьяна Ларионова: " Авыл хатын-кызы - илнең стабильлеген һәм уңышка ирешүен тәэмин итүче"
Авыл хатын-кызы илнең стабильлеген һәм уңышын тәэмин итүче фактор. Бу сүзләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова Дәүләт Советының “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар оешмасының Арча районында узган күчмә утырышында әйтте. Ул “Авыл хатын-кызы – игътибар үзәгендә” темасына багышланган иде. Чарада муниципалитет депутатлары, төрле министрлык һәм идарә тармагы вәкилләре катнашты.

Күчмә утырыш делегатлары районның берничә социаль һәм белем бирү оешмасы белән танышты. “Ныклы гаилә” проекты кысаларында бер йортта берничә буын кичерүче гаиләләр белән театральләштерелгән күренешләр тәкъдим иттеләр. Арча педагогия көллиятендә исә “Авыл хатын-кызы: хезмәт, талантлар һәм мөмкинлекләрне чынга ашыру” дигән күргәзмә әзерләнгән иде. Биредә кул эшләнмәләре һәм авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде. Теләгән кеше “Арча бренды”н сатып та алды. Шулай ук делегатлар Арча мәдәнит йортында “Возьмемся за руки, друзья” республика фестиваленең Гала-концертын тамаша кылды. Сүз уңаеннан, быел ул беренче мәртәбә Казан сәхнәсендә түгел, районда тәкъдим ителде.

Утырышның төп өлеше Арча педагогия көллиятенең актлар залында узды. Аны ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова ачып җибәрде.

“Күчмә утырышлар халыкның социаль хәлен аңларга, проблемаларын күрергә ярдәм итә. Арча районы авылның социаль хәлен яхшырту өчен системалы учреждениеләргә бай”, - диде ул.

Аның әйтүенә караганда, Татарстанда 460 мең хатын-кыз авылда яши һәм эшли. Бу – республика хатын-кызларының 22,5 проценты дигән сүз.

“Соңгы елларда авылда яшәүче хатын-кызлар саны кими. Дөрес, аерма әллә ни зур түгел, бер процент тирәсе генә. Әмма бу – безнең өчен сигнал. Авыл хатын-кызы - илнең стабильлеген һәм уңышка ирешүен тәэмин итүче фактор. Бүген Россиядә дә, Татарстан буенча карасак та, уңышлы гына эшләп килүче фермерлар, эшмәкәрләр бихисап. Татарстанда 100 авыл хуҗалыгы предприятиесен хатын-кызлар җитәкли. Шунысы куандыра: нәкъ менә хатын-кызлар тырышлыгы белән, авыл туризмы үсә”, – диде Татьяна Ларионова.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары республикада күзәтелгән демографик ситуациягә дә борчылуын белдерде.

“Күп районнарда туучыларга караганда үлүчеләр саны күбрәк. 2017 елда бары тик Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама районнары һәм Казан, Чаллы кебек шәһәрләр генә халык санын арттыра алды”, – диде ул.

Күчмә утырышта ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та катнашты.Ул авыл җирендә эшләүче хатын-кыз фермерларның да ролен әйтеп узды.

“Хатын-кыз барлык эштә дә пөхтә, тырыш, фидакарь бит ул. Шуңа күрә алардан башка авыл хуҗалыгы берничек тә бара алмый. Ә инде мөстәкыйль хуҗалыкмы, фермер хуҗалыгымы – мондый вак эшмәкәрлектә аларның урыны бигрәк тә зур”, - диде министр .

Утырыш ахырында Татарстан авыл хатын-кызларына мөрәҗәгать проекты каралды. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова документ текстын утырышта яңгыраган берничә проблемаларны чишү юллары белән тулыландырырга тәкъдим итте.

“Авылда кадрлар җитмәү, торак, дарулар мәсьәләсен дә күтәрергә кирәк. РФ Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юлланган хатында: “Киләсе елга илдә төзелешләр күләме арта. Бу акчаны авылларга җибәрү һәм авылларны үстерүгә дә тотарга була” дигән иде дип нокта куйды Римма Ратникова.

Россиядә киләсе 2019 ел Авыл елы дип игълан ителергә мөмкин. Бу идеяне Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко тәкъдим иткән. Бу идеяны "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар оешмасы да хуплады.

"Чыннан да, авыллар 2019 елны дәүләт югарылыгында Авыл елы дип билгеләргә лаеклы", - диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт" оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова. Аның әйтүенчә, әлеге идеяне тормышка ашыру авыл җирендә сизелерлек җанлану алып килә алыр иде.

Татьяна Ларионова шулай ук 2019 елны Авыл елы дип игълан итү турындагы мөрәҗәгатьне Федерация Советына җиткерәсен дә әйтте.  

"Татар-информ" МА язмалары буенча, Андрей Данилов фотолары