Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

Разил Вәлиев: " Милли мәктәбе булмаган милләтнең киләчәге юк"

25 апрель 2018, 11:31

Разил Вәлиев: " Милли мәктәбе булмаган милләтнең киләчәге юк"
Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз җиденче утырышында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы рәисе В.В. Володинга "Мәгариф турында"федераль законга үзгәрешләр кертү турында" 438863-7 номерлы федераль закон проекты буенча зур сйләшү бара. Бу нисбәттән парламентның Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев туган телебезгә, Россиядәге күп санлы милли телләргә куркыныч янаганда без – халык вәкилләре үзебезнең катгый сүзебезне әйтергә, аларны яклап конкрет гамәлләр кылырга тиешбез, дип белдерде.

– Шушы елның 10 апрелендә бер төркем Россия Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан тәкъдим ителгән Россиянең “Мәгариф” законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты бүгенге милли сәясәтнең һич тә милләтләр файдасына булмавын тагын бер кат дәлилләде, – диде ул, –  Яңа тарихтагы мондый сәясәт 2007 елда мәгариф системасыннан милли-төбәк компонентын алып ташлау белән башланып, Бердәм Дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә бирү карары белән ныгытылды, һәм бу карарлар милли мәгариф системасының тамырына балта белән  чапкандай булды. Ә инде Дәүләт Думасы депутатлары тәкъдим иткән әлеге закон проектын туган телләргә җеназа чыгарга әзерләнү белән генә тиңләргә мөмкиндер. Бу закон проектында депутатлар милли республикаларның дәүләт телләрен һәм туган телләрне бары тик ирекле, факультатив рәвештә генә укытуны гамәлгә куймакчылар. Ә факультатив ул – теләсәң укыйсың,  теләмәсәң юк дигән сүз, совет чорында без аны үз башыбыздан кичергән идек инде. Факультатив фәннәр өчен бюджет хисабына дәреслекләр алу да каралмый, димәк, дәреслекләрне ата-аналар үз хисапларына, яки мәктәпләр үз акчаларына сатып алырга тиеш була, факультатив фәннәрне укыту өчен бюджет хисабына педагоглар әзерләү дә мөмкин булмаячак. Ә милли мәктәбе булмаган милләтнең киләчәге юк. Чөнки милли мәктәпсез халыкның туган теле дә әкренләп юкка чыга, ә туган тел булмаган җирдә милли мәдәният, милли сәнгать, милли әдәбият, милли фән, милли гореф-гадәтләр дә, димәк, милләт үзе дә бөтенләй бетүгә дучар була.

Разил Вәлиев соңгы вакытта  матбугат чараларында һәм Мәскәүгә җибәрелгән күпсанлы доносларда “Татар телен көчләп укыту” – “насильственное изучение татарского языка” дип ешаеп киткән лаф орулар, бернинди кысага да сыймый, дип белдерде.  "Бәлки, ул тар карашлыктан, тар күңеллелектән, законнарны белмәүдән килә торгандыр?  Югыйсә, дәүләт теленең теләсә-кайсы дәүләттә һичшиксез укытылырга тиешлеген исбатлап торасы да юк кебек. Россиянең Конституциясендә һәм “Мәгариф” законында да “Обязательное среднее образование” дип акка-кара белән язылган  бит. Ничек инде ул, хәтта бүген Россияне дошман күргән чит илләрнең безнең өчен чит телләре дә мәктәпләрдә укыту өчен “обязательный – мәҗбүри” булып та, урыслар белән бергәләп шушы дәүләтне корган татар халкының туган теле генә “насильственный – көчләп укыту” дип аталырга тиеш соң әле?"

Разил Вәлиев халыкара масштабта хәлләребез гаять катлауланган чорда, ил эчендә ыгы-зыгы тудырырлык законнар тәкъдим итүне мин һич кенә дә  җәмгыятьне берләштерүче гамәл, дөрес милли сәясәт дип атамас идем, дип белдерде.

"Россиянең Төп законы – Конституциясендә дә туган телләрне  ирекле укыту турында бер сүздә юк. Ә Россиядә Конституция белән тәңгәлләшми торган законнар кабул итү катгый рәвештә тыела", – диде депутат.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте