Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Ринат Закиров: "Федераль стандартлар Конституциядән өстен була алмый"

25 апрель 2018, 11:19

Ринат Закиров: "Федераль стандартлар  Конституциядән өстен була алмый"
Бүген, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз җиденче утырышы көн тәртибен тикшерү барышында ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров парламент каравына Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы рәисе В.В. Володинга "Мәгариф турында"федераль законга үзгәрешләр кертү турында" 438863-7 номерлы федераль закон проекты буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Мөрәҗәгатен кабул итү турында тәкъдим белән чыккан иде.

"Соңгы айларда халкыбыз моңарчы булмаган борчулар кичерә. Ачыктан әйтик, туган телебезгә карата көчле һөҗүм бара. Татар халкы һәм Татарстан республикасы өчен бу җитди сынау һәм мин татар телен яклау мәсьәләсендә хаклы икәнебезне аңлап, нык торырга кирәк дип саныйм. Уйлап карасан, илнең дә, Татарстанның да Конституцияләре һәм законнары татар теленең дәүләт  теле буларак статусын  яклый. Тиешле законнар була торып та, ни өчен шундый каршылыклы вәзгыять  килеп чыкты соң?  Бүген бу сорауны  җәмәгатьчелек  бөтен кискелеге белән куя һәм җавап көтә", - диде депутат.  Ул  узган елның август ахырында башланып киткән туган телләрне укыту мәсьәләсе, сонгы айларда Интернет киңлекләрендә тагын да киңрәк масштаб алуын, хәтта бер илдә яшче төрле милләт вәкилләренең каршылыкка килеп бер-берсенә тупас, мыскыллау сүзләре юллуларга кадәр барып җитүен әйтте. "Моның төп сәбәбе – федераль мәгариф структураларының законнар белән исәпләшмичә эш алып бару нәтиҗәсе" – диде Ринат Закиров.

Федераль стандартлар законнардан да , Конституциядән дә өстен була алмый,  дип белдерде депутат. "Дәүләт Думасына  мәгариф турындагы федераль законга төзәтмәләр әзерләп яңа закон проектын керткәннәр. Әлеге закон проекты чынлыкта  мәгариф системасыннан  туган телләрне кысрыклап чыгаруга юнәлтелгән" – диде ул һәм татар теле  мәсьәләсендә чигенергә хакыбыз юк, дип белдерде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары