Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото


Ирек Шәрипов:" «Без закон проектын Россиянең йөзләгән халкына карата гадел түгел, дип саныйбыз»

25 апрель 2018, 13:31

Ирек Шәрипов:" «Без закон проектын Россиянең йөзләгән халкына карата гадел түгел, дип саныйбыз»
Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов "Мәгариф турында"федераль законга тәкъдим ителгән үзгәрешләр буенча Халыклар дуслыгы йортының гомуми җыелышында да фикер алышу булганлыгын әйтте.

"Татарстанның барлык милли-мәдәни берләшмә рәисләре бертавыштан татар телен мәҗбүри укытуны яклап чыкты. Милли республикаларда туган телләрне укыту планнарыннан алып ташлау бөтенләй аптырашта калдыра. Мин үзем дә, балаларымның шушы мохиттә тел, мәдәният үзенчәлекләрен өйрәнергә мөмкинлекләре булсын өчен, Татарстанга башка төбәктән күчендем. Күпмилләтле илдә ничек шушы хәлләр була ала? Без һәрвакыт милләтара татулык, илдә 200 дән артык тел булуы белән горурландык. Бу кемгә комачаулады? Бүген Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе ил өчен үрнәк, дип әйтерлек. Бездә Татарстан халыклары ассамблеясе эшли, Халыклар дуслыгы йортлары челтәре бар. Бу модель дөрес тә. Дәүләт милли сәясәте стратегиясендә, өстенлек буларак, Россия халыклары телләре, мәдәниятләре, традицияләрен саклау билгеләнгән. Бездә өстенлекләр алмашындымы әллә? Юк кебек. Гражданнарның Конституция хокуклары гаранты буларак, Владимир Путин илнең барлык халыкларының телләре һәм мәдәниятләрен саклап калу турында берничә тапкыр әйткәне булды. Дәүләт Думасы депутатларының бу инициативасы тел өлкәсендә революция, милли сәясәттә радикаль борылыш дип әйтерлек», - дип фикерләрен җиткерде Ирек Шәрипов.

Депутат, мәктәп программасында туган телләргә "отставка" биреп, факультатив дәрәҗәсенә калдырып, тегү түгәрәгенә тиңлиләрме әллә, дип гаҗәпләнде. «Бу депутатлар ашыккан, ахырысы, һәм таякны кая таба бөккәннәрен аңлап бетермиләр. Бу закон проекты уйлап бетерелмәгән һәм күпмилләтле ил өчен зыянлы, дип саныйм. Безнең илне дошманнар чыдамлыкка күп тапкыр сынады. Читтән дә каршылыклар булганын белә торып, берләшер урынга, үз-үзебезгә чокыр казу ник кирәк?» - ди ул.

Ирек Шәрипов коллыкның законлы булган чорын искә төшерде. «Законнар нинди булса, дәүләте дә шундый булган. Репрессияләр дә законлы иде. Халык кабул итмәгән әйберләр законлы булуына юл куя алмыйбыз. Безнең законнар сыйфатлы һәм гадел булырга тиеш. Без закон проектын Россиянең йөзләгән халкына карата гадел түгел, дип саныйбыз», - дип тәмамлады чыгышын  депутат.

 "Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары