Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото

Дмитрий Самаренкин: "Бу закон проекты юньлегә илтми"

25 апрель 2018, 15:12

Дмитрий Самаренкин: "Бу закон проекты юньлегә илтми"
Дәүләт Советы депутаты, Татарстандагы Чуваш милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Дмитрий Самаренкин "Мәгариф турында"федераль законга тәкъдим ителгән үзгәрешләр буенча үз фикерен җиткерде.

"Соңгы ике атнада миңа милләттәшләрем, чувашлар еш мөрәҗәгать итә, - диде ул,  –  Һәркайсының  соравы  РФ Дәүләт Думасына кертелгән әлеге закон проектына бәйле. Кешеләр туган телебезнең киләчәге хакында борчыла.  Алар бу закон проектының төп максатын тиз сизеп алдылар. Безнең өчен туган тел – халкыбызның бәяләп бетергесез  мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын  киләчәк буыннарга тапшыру  коралы булып тора.  Без бүген мәктәпләрдә укыту планы нигезендә  туган телебезне өйрәнергә хокуклы идек һәм милләтебезнең киләчәгенә өмет белән карый идек.  Бу кемгә комачау тудыра? Ни өчен безне туган телебездән ваз кичтерергә телиләр?  Без моны аңламыйбыз. Шул ук сорауны миңа башка коллегаларым – бүтән милли-мәдәни мохтарият җитәкчеләре дә бирә. Кешеләр борчуда.  Аларны ничек тынычландырырга?  Үземнең һәм башка коллегаларымның фикерен ирештерәсем килә: бу закон проекты юньлегә илтми.Ул безне телдән яздыра. Димәк, милләтнең дә киләчәге юк, дигән сүз. Дәүләт Советы бу закон проектына катгый итеп "юк!" дияргә тиеш.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары