төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 19 апрель 2024
Татарстан Республикасы бюджеты үтәлешенә дәүләт контролен гамәлгә ашыру өчен Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Хисап пала-тасын төзи, аның составы, эшчәнлек тәртибе һәм вәкаләтләре закон белән...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 87 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото



Фәрит Мөхәммәтшин чүп яндыру заводы төзелеше турында:"Безгә иң яхшы технологияне сайларга кирәк"

25 апрель 2018, 17:05

Фәрит Мөхәммәтшин чүп яндыру заводы төзелеше турында:"Безгә иң яхшы технологияне сайларга кирәк"
Бүген Дәүләт Советы депутатлары “Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы закон проектын кире какты. Аны КПРФ депутаты Артем Прокофьев тәкъдим иткән иде.

Аның төзәтмәләре торак пунктлар территорияләрендә чүп яндыру заводлары төзелешен тыюга һәм аларның торак пункт чикләреннән 10 км дан якынрак урнашмавына кагылышлы иде. Депутат фикеренчә, әгәр заводның урнашу аралыгы закон проектындагыча булса, проблема болай кискен тормас иде. Прокофьевның чыгышында аның чүп яндыру заводларына каршы булуы ярылып ята иде. Тик Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин альтернатива буларак башка нәрсә тәкъдим итәргә кушкач, бүтән идеяләр ишетелмәде.

«Альтернатива эзләргә кирәк. Без бит чүпне космоска да җибәрә, океанга да батыра алмыйбыз. Алга таба да җыя алмыйбыз. Россия һәм Татарстан чүпкә баткан. Бу мәсьәләгә беркайчан җитди мөнәсәбәт булмады. Урманнар һәм кырлар чүп-чар белән тулган», - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул чүп яндыру заводыннан башка бүтән чара күренмәвен әйтте. Токиода чүп яндыру заводлары белән танышуын, анда бернинди проблема күрмәвен белдерде. «Безгә чүп-чарны аерып җыю турында уйларга кирәк. Кешеләрнең менталитетын үзгәртү зарур. Бөтен кеше кирәк түгел дип каршылык күрсәтә, ә беркемдә дә бүтән тәкъдим юк. Безгә иң яхшы технологияне сайларга кирәк. Бу мәсьәләне сәясиләштермәскә. Хәзер баш тартсак, башка җирдә төзеп куярлар, ә без чиләк һәм ләгән күтәреп йөрербезме…» - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 Депутатларның 64 проценты закон проектын кире кагу өчен тавыш бирде.

"Татар-информ" МА язмасы буенча, Андрей Данилов фотолары



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.