төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 20 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 100 депутаттан тора. Дәүләт Советы депутатлары, әлеге статьяның икенче өлешендә билгеләнгән очрактан тыш, депутат эшчәнлеген төп эшчәнлекләреннән аерылмыйча...

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 һәм 70 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
10 апрель 2010
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасының фотографияләре
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото









“Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты буенча мөрәҗәгать кабул ителде

25 апрель 2018, 16:33

“Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты буенча мөрәҗәгать кабул ителде
Бүгенге парламент утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 438863-7 номерлы федераль закон проекты буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе В.В. Володинга мөрәҗәгать кабул ителде.

"Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 438863-7 номерлы федераль закон проекты кертелде. Закон проектында Россия Федерациясе  республикаларының дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү – ихтыярый нигездә, ә туган телләрне өйрәнү укучыларның һәм аларның ата-аналарының ихтыяҗларын исәпкә алып гамәлгә ашырыла дип билгеләнә.

Россия Федерациясе республикаларының дәүләт телләрен билгеләү хокукы аларның Россия Федерациясенең башка субъектларыннан үзгә булган конституциячел-хокукый  статус үзенчәлеге булып тора. Республикаларның дәүләт телләре аларның дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Россия Федерациясе дәүләт теле белән беррәттән кулланыла (Россия Федерациясе Конституциясенең  68 статьясындагы 2 өлеше).

Әлеге конституциячел күрсәтмәләр нигезендә Россия Федерациясе законнары республикаларның дәүләт телләрен төрле иҗтимагый мөнәсәбәтләрдә куллануны гарантияли.

Россия Федерациясе Конституция Судының 2004 елның 16 ноябрендәге 16-П номерлы карарында чагылыш тапкан хокукый позициясеннән аңлашылганча, төп гомуми белем алганда республика дәүләт телен өйрәнү – барлык рәсми мөнәсәбәтләр өлкәсендә аның кулланылышын тәэмин итү чараларының берсе булып тора.

Россия Федерациясе республикалары дәүләт телләрен тиешенчә өйрәнүне юкка чыгару, һичшиксез, әлеге телләрнең дәүләт теле буларак эшчәнлеге бозылуга китерәчәк, шулай ук ул Россия Федерациясендә һәр гражданның Россия Федерациясе Конституциясендә каралган барлык хокукларга һәм ирекләргә ия булуы, бертигез бурычларны үтәве турында шәхеснең статусын билгели торган төп нигезләмәләренә туры килми   (6 статьяның 2 өлеше).

Белем бирү мәсьәләләрен хәл итүдә катнашучылар тарафыннан Россия Федерациясе халыклары телләрен өйрәнүне  төп мәгариф программасының вариатив өлешенә күчерергә омтылу шулай ук тирән борчу тудыра. Россия Федерациясе Конституциясенең 68 статьясындагы 3 өлеше нигезендә Россия Федерациясе үзенең барлык халыкларына туган телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыру хокукын гарантияли. Хәзерге вакытта федераль законнар һәм федераль дәүләт мәгариф стандартлары белән Россия Федерациясе халыклары телләре арасыннан булган туган телне укыту һәм өйрәтү мөмкинлеге тәэмин ителә. Туган тел рус теле һәм әдәбияты, чит телләр, математика һәм башка предметлар белән беррәттән мәҗбүри укытыла торган предметлар исәбенә керә.

Тәкъдим ителә торган үзгәрешләр мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте принципларына туры килми һәм белем бирүнең асылын чагылдырган таләпкә – кешеләр, халыклар арасында милләтенә, этник мөнәсәбәтенә карамастан үзара аңлашуга һәм хезмәттәшлеккә ярдәм итү таләбенә җавап бирми (“Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законның 12 статьясындагы 3 статьясының 1 өлеше, 12 статьясындагы 1 өлеше).

Дәүләт мәгариф системасы яшь буынның һәрьяклап үсеше, Россия Федерациясе күпмилләтле халкының милли күптөрлелеген һәм тел мирасын  саклап калу һәм үстерү зарурлыгыннан чыгып эш итәргә тиеш. Дәүләт телләрен һәм Россия Федерациясе халыклары телләрен факультатив өйрәнү телләрне гамәлдә куллануны көнкүрештә аралашу теле итеп калдыруга һәм киләчәктә милли үзаңның югалуына китерәчәк.

Россия Федерациясе халыклары телләрен өйрәнү кебек үзенчәлекле, һәрьяклап төгәллек таләп итә торган милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсе,  Россия халыклары мәнфәгатьләрен исәпкә алып, төптән уйланылган карарлар кабул итүне күздә тота, алар безнең күпмилләтле Ватаныбызны алга таба ныгытуга  хезмәт итәчәк. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мәгариф программасының мәҗбүри өлешендә Россиянең бөтен халыклары өчен туган телне өйрәнү хокукын саклап калырга, шулай ук республика дәүләт телләрен укыту  һәм өйрәнүне оештыруда билгесезлекне бетерергә кирәк, федераль дәүләт мәгариф стандартларында  дәүләт телләрен өйрәнүнең билгеләнүен мәҗбүри дип саный.

Киң җәмәгатьчелектә тискәре резонанска юл куймау максатларында әлеге закон проекты Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына карауга кертелгәнче  Россия Федерациясе республикаларында  һәм автономияләрендә тикшерелергә тиеш.

Сезгә мөрәҗәгать итеп, хөрмәтле Вячеслав Викторович,  Россия Федерациясе гражданнарының тел һәм мәгариф сәясәте өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган конституциячел хокуклары һичшиксез үтәлер дигән ышаныч белдерәбез", - диелә мөрәҗәгатьтә.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары  



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.