Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото
















Дәүләт Советы депутатлары Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

26 апрель 2018, 10:59

Дәүләт Советы депутатлары Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә. Иртән Казан үзәгендә шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары һәм башка рәсми затлар катнашты.

Тукай һәйкәленә  чәчәк  салучылар арасында  Россия төбәкләреннән килгән милләттәшләребез,  танылган әдәбият-сәнгать әһелләре,  җәмәгать эшлеклеләре һ.б. бар иде.

Бүген Туган тел көне уңаеннан республикада  күп кенә чаралар уздырыла.  Татарстан башкаласында Петербург урамында Г. Кариев исемендәге Дәүләт яшь тамашачылар театрының яңа бинасы ачыла.  Көн уртасында Театр урамында Тукай һәйкәләле янында Шигърият бәйрәме булачак. Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт  опера һәм балет театрында быел Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булучылар  исеме игълан ителәчәк.

Дәүләт Советы Матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары