Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото












Фәрит Мөхәммәтшин Азат итүче Солдат һәйкәленә чәчәкләр салды

09 май 2018, 12:05

Фәрит Мөхәммәтшин Азат итүче Солдат һәйкәленә чәчәкләр салды
Бүген, Җиңү көнендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары, Хисап палатасы әгъзалары, “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Азат итүче Солдат һәйкәленә, шулай ук сугыш вакытында Казан госпитальләрендә үлеп калган һәм Архангельский зиратында җирләнгән чит ил сугышчылары хөрмәтенә куелган истәлек билгесенә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.

Гадәттә, бу чара тантана озак бармый, әмма аның әһәмияте искиткеч зур. Чарада Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады, залп бирелде, хәрби оркестр уйнады.

"Бүген  Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә  без ветераннарны хөрмәтлибез, сугышта һәлак булганнарны һәм Җиңү көнен якынайткан барлык фидәкәрләрне искә алабыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин  журналистлар белән аралашу барышында,  –  әлеге канлы сугыштан соң инде 73 ел вакыт узган, әмма  күңелләрдәге авырту хисе югалмый, Ватаныбызны саклаучылар  алдында бурычыбыз арта гына бара кебек. Мин бу хисләрнең буыннан-буынга тапшырылуын күреп куанам".

Шул ук вакытта праламент башлыгын бүгенге көн яшьләренең  әлеге вакыйгалар турында аз белүе сагайта.  «Бүгенге чаралар, Мәскәүдә сугыш һәм  тыл ветераннары катнашуында уза торган парад бу истәлекләрне сакларга ярдәм итә"  – дип басым ясады ул.

"Бүген Беренче бөтендөнья сугышы турында да аз беләләр,  – дип дәвам итте Фәрит Мөхәммәтшин,  – тарихка кайтырга, булып узган вакыйгаларга кагылышлы фактларны бөртекләп җыярга кирәк.  Бер генә мисал китерәм, патша Россиясендә батырлык күрсәткән мөселманнар өчен ярымай төшерелгән махсус билге булган, чөнки аларга тәре тагарга ярамаган. Мондый нечкәлекләр  төрле диндәге кешеләрне үзара якынайткан".

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин һәм Дәүләт Советы депутатлары “Аналар һәм тол хатыннар” монументына чәчәкләр салды, Җиңү парадында һәм "Үлемсез полк" йөрешендә катнашты.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары