Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото





Фәрит Мөхәммәтшин "Үлемсез полк" акциясенә кушылды

09 май 2018, 18:30

Фәрит Мөхәммәтшин "Үлемсез полк" акциясенә кушылды
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Үлемсез полк" акциясендә катнашты. Маршка ул улы һәм оныклары белән чыкты. Алар бу чарага сугышта катнашкан туганнарның портретларын алып чыктылар - өлкән сержант Мөхәммәтшин Хайрулла Динкәй улы, капитаннар Хуҗин Әкърәм Хаҗи улы һәм Гыйззәтуллин Нурулла Гыйззәтулла улы. Казанда "Үлемсез полк"ны Татарстанның Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.

Казанда "Үлемсез полк"ка 130 меннәң артык кеше кушылды. Акция катнашучылары сугыш еллары җырлары белән шәһәрнең  Карл Маркс, Лобачевский  һәм Кремль урамнары аша уздылар.  Марш Менъеллык мәйданында зур бәйрәм концерты белән тәмамланды. Маршрутның озынлыгы ике километрдан артык булды. Казаннан тыш, "Үлемсез полк" барлык республиканың шәһәрендә һәм районнарында узды.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте (Алинә Сысоева тәрҗемәсе), Андрей Данилов фотолары