Дәүләт Советының яңалыклары

Вакыйга турында фото







Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль Секретаре килде

09 май 2018, 16:06

Казанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль Секретаре килде
Бүген Татарстанга өч көнлек сәфәр белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль Cекретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин килде. “Казан” халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

 Казанда эш сәфәре кысаларында Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” X халыкара икътисади саммит чараларында катнашачак. Саммит иртәгә, 2018 елның 10 маенда эшли башлаячак.

Шулай ук кунакның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуы планлаштырылган. Моннан тыш, Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү үзәге булган “Ярдәм” мәчетендә, Казан Кремлендә һәм борынгы Болгар шәһәрендә булырга җыена. 

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Андрей Данилов фотолары