төп бит | сайтның картасы | rss           рус | тат

Бүген 24 апрель 2024
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы биш елга сайлана.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 68 статьясы
Матбугат хезмәте
Ян-яктагы барлык юллар тутырылырга тиеш
Медиа-материаллар
Вакыйгалар фотогалереясе
14 апрель 2010
Липужина Валентина Николаевна
Барлык вакыйгалар
Депутатлар корпусы
Сотрудничество

Дәүләт Советының яңалыклары



Вакыйга турында фото



















Татарстан һәм Чувашия парламенты вәкилләре Чабаксарда халык сәнгать һөнәрчелеге турында фикер алышты

12 май 2018, 12:40

Татарстан һәм Чувашия парламенты вәкилләре Чабаксарда халык сәнгать һөнәрчелеге турында фикер алышты
11 майда Чабаксарда Татарстан һәм Чувашия парламентлары вәкилләре катнашында "Халык сәнгать һөнәрчелеген саклап калу һәм үстерү” дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды. Чарада катнашучыларны Татарстан ягыннан – Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, профиль комитет рәисләре Разил Вәлиев һәм Марат Галиев, Чувашия ягыннан – Дәүләт Советы Рәисе Валерий Филимонов, Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары - республика башлыгының администрация җитәкчесе Юрий Васильев сәламләде.

Пленар утырышка кәдәр чарада катнашучылар Чуваш чигешләре музенда булдылар. 1100 чигешле халык исемен алган чувашларның чигү мәдәнияте бик борынгыдан килә һәм зур мәгънәгә ия. Гомумән, бу музейда төрле чорларга караган кием үрнәкләре, бизәнү әйберләре зур урын алган. Музей залларнының берсендә ике республиканың  сәнгать һөнәрчелеге үрнәкләреннән торган күргәзмә дә оештырылган иде.

"Кызганычка каршы совет чорында  халык сәнгать һөнәрчелеге бик арткы планда калды, гомумән, юкка чыга язды , – диде ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев күргәзмә белән танышканнан соң, –  сәнгать һөнәрчелек үрнәкләре татар, чуваш авылларында гына сакланып калды.  Безгә килгән кунакларга истәлеккә бүләк итәрдәй сувенерларыбыз да юк иде, Мәскәүгә чәкчәк белән түбәтәйдән гаире алып барырлык әйберебез дә булмады. Чит илгә чыксак хәйраннар кала идек, аеруча –Төркиядә. Аларда кибеткә керсәң кая карарга белмисең – милли сувенирларының исәбе-хисабы юк.  Безнең алда халыкның юкка чыга язган милли хәзинәләрен эзләп табу, яңарту, үстерү бурычы тора. Күршеләр белән  бу хакта сөйләшергә теләвебезнең максаты да шул".  Разил Вәлиев сәнгать һәнәрчелеге тармагын саклау һәм үстерүнең  халыкның исән калу-калмавы белән туры багланышта булуына басым ясады.

"Бүген чуваш халкының осталыгын, мәдәни ядкарьләрен күрдек. Шул мәдәни мирасны саклап калу - безнең төп бурычыбыз. Республикага килгән кунакларга һәйкәл генә күрсәтеп йөреп булмый. Халыкның йөзен, тормыш-көнкүрешен күрсәтер өчен, кул эшләнмәләре белән шөгыльләнүче осталар, "Осталар шәһәрчеге", кул эшләнмәләре күргәзмәләре, сату нокталары кирәк. Шул очракта гына үзебезне Россия күләмендә таныта алабыз", - диде Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты проректоры, тарих фәннәре докторы, профессор, шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев.

Кунаклар Чабаксар сәнгать училищесында булып яшь буынны һөнәри осталыкка өйрәтү серләре белән дә таныштылар.  

Пленар утырышта исә сүз халыкларның  сәнгать  һөнәрчелеген бүгенге көндә ничек торгызу, саклап калу һәм үстерү турында барды.

"Тәҗрибә туплап һәм фикер алышулар өчен мондый очрашулар кирәк. Кызганыч, бүгенгә кадәр мәдәни мирасны саклап калу, сәнгать һөнәрчелекне үстерү юллары хәл ителмәгән. Халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге - бүген популярлаштыруга гына түгел, ә дәүләт тарафыннан саклануга да мохтаҗ. Татарстаннан өйрәнәсе әйберләр күп, шуңа күрә аралашып эшләргә кирәк", - диде ЧР Дәүләт Советы Рәисе Валерий Филимонов.

Татарстан парламенты башлыгы урынбасары Римма Ратникова исә  бу мәсьәләнең берничә ел элек Россиянең Федерация Советында күтәрелүен белдерде. "Кызганычка каршы,  ул вакытта сүз нигездә  рус милли сәнгать һәнәрчелеген торгызу, шул юнәлештә эшләүче предприятиеләргә  ярдәм итү турында барды. Башка халыкларның сәнгать һөнәрчелеге мисалында нибары Дагстан гына искә алынды, – диде ул, – Дагстан келәмнәренең даны бөтен дөньяга танылган.  Безгә – милли республикаларга бу нисбәттән үзебезгә  күбрәк эшләргә кирәк.  Телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне бездән башка кем дә якламаячак?! Татарстанда бу эшләр белән, нигездә, Мәдәният министрлыгы шөгыльләнә. Без керем алудан битәр,  бу юнәлешнең мәдәни һәм әхлакый ягына күбрәк игътибар бирәбез. Әмма аңа икътисади яктан  якын килү дә  бүгенге көндә бик ярашлы булыр иде. Чөнки республикада туристлар агымы арта, торак төзелешләре зур куәт белән бара".

Римма Ратникованың фикерен дәвам итеп ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев безнең илдә туризмның  әле җәелә генә башлавын һәм бу тармакта аз гына да  хилафлык булган очракта да тискәре нәтиҗәләр булуын әйтте. "Халык сәнгать һәнәрчелеген икътисадтан башка кару мөмкин түгел, – диде ул,  – Дөньяда халык тиклем халыкларның юкка чыгу фактлары бар. Бу юнәлештә бизнес модель булдыру өстендә эшләргә кирәк".

Һәр ике яктан тыңланган чыгышлар һәм фикер алышулардан соң бу тармакка бүгенге көндә аеруча игътибар кирәк, дигән фикергә киленде. Халык сәнгать һөнәрчелеген торгызуга, үстерүгә заманча фән  һәм техника казанышларын җәлеп итү зарур. Киләчәктә бу юнәлеш  киңәеп үзененең сәнгать, әхлакый һәм тәрбияви бурычын үтәр дигән өмет бар.

Халык сәнгать һөнәрчелеге белән шөгыльләнүчеләр  финанс ресурсларының җитмәвеннән зарлана. Бу юнәлештә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы  төбәк күләмендәге хезмәт хакыннан күпкә түбән.  Бу нисбәттән аларга ярдәм итүнең төрле формаларын булдырырга кирәк, дигән фикергә киленде.

Контрафактның  бик нык артуы намуслы җитештерүчеләрнең кесәсенә суга. Оригиналдан ерак торган арзанлы товарларның күпләп читтән кертелүенә юл куймас өчен  бердәм мәгълүмати система булдыру сорала.

Халык сәнгать һөнәрчелегенә кадрлар туплау, әзерләүгә кагылышлы  мәсьәлә дә уңай чишелеш көтә.

Әмма, барыннан да бигрәк, чарада катнашучыларны кайбер төр һөнәрчелекнең гомумән юкка чыгуы борчый. Осталар юк, үрнәкләр дә азаеп бара. Бу мәсьәләне дә дәүләт югарылыгында хәл итү зарур.

Чара  ахырында һөнәрчелек белән шөгыльләнүче осталарга булышлык итү, ике республика арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, милли-мәдәни мирасны саклап калу, яшь буында рухи-әхлакый һәм ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә йөз тоткан тәкъдимнәр кабул ителде.

Дәүләт Советы матбугат хезмәте, Евгения Кәримова фотолары

 



Кирегә


Депутат мөнбәре
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
ҺАДИЕВ Таһир Галимҗан улы
Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советында эшчәнлеге
"Татарстан" радиосының "Депутат каналы" 21 май, 2019 ел
Сылтамалар
Вакыйгалар календаре
дүшсишчәрпәнҗҗомшимякш
01
02
03
04
05
06
07
08
09
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
01
02
03
04
05
Сайттагы яңалык
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
24 октябрь 2019
Яңалыкларга язылу
Сайтта сораштыру
Сезнеңчә яңа сайтта нәрсә җитешми?
интерактивлык, кире элемтә
рәсми документлар
фото һәм видео материаллар
җавап бирергә кыенсынам
Сылтамалар
Портал муниципальных образований Республики Татарстан
 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының рәсми сайты, 2008 - 2016 еллар.
Сайтның администраторы
Материаллардан файдаланганда чыганакка сылтама ясау мәҗбүри.